Әлки районында сулыкларда полиция, МЧС хезмәткәрләреннән мобиль төркемнәр патрульлек итә
Республикада быел сулыкларда 41 кешенең гомере өзелгән
Быел җәй аеруча эссе. Челләдән качарга теләп кайберәүләр су буеннан кайтып керми. Су коену – яхшы ял да, чыныгу-савыгу өчен дә әйбәт, билгеле. Әмма, саклык чараларын санга сукмасаң, су керүнең бәхетсезлек булып әверелүе дә мөмкин. Коткаручылар, белгечләр чаң суга – республикада бу җәйдә суда батып үлүчеләр бигрәк күп.