Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында тагын ике кешедә коронавирус ачыкланган

Белгечләр коронавирусның өченче дулкыны башлану ихтималы хакында гел кисәтеп килделәр, әлеге чирдән прививканы соңга калмый ясатырга чакырдылар.

 Ни кызганыч, начар фаразлар чынга ашты. Берничә атна элек мәкерле чир башта Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә нык көчәйде, аннан төбәкләргә күчә башлады.

 

Коронавируска каршы тору буенча район комиссиясендә баш табиб Светлана Одушкина бездә дә ковид йоктырып авыручылар санының арта баруын хәбәр итте. Соңгы көннәрдә ике әлкиленең коронавирус белән чирләве лаборатория тикшерүе аша расланган. Хәзер алар белән контактта булучыларны изоляцияләү чаралары күрелә.

Баш табиб әйтүенә караганда, район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә ятучы пациентлар саны нык арткан. Республикадан әлеге бүлектә өстәмә урыннар булдырырга рөхсәт бирелгән.

Тагын шунысы, ковид белән авыручыларда тән температурасы югары түгел икән. Шуңа күпләр табибка мөрәҗәгать итәргә дә ашыкмыйлар. Әмма 3-4 көндә чир шулкадәр тиз көчәя, кешенең хәле нык авырая, ди доктор. Бу йогышлы чирнең үзгәрешләр кичерүе, ягъни вирусның мутацияләнүе хакында сөйли.

Район хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә ковид белән көрәшүчеләрнең барысы да прививка ясатмаучылар. “Нигә алдан уйламадым, сакланмадым, вакцина кадатмадым?!”–дип үкенүчеләр күп.

Районда 4200 кеше коронавирустан прививка ясаткан. Бу вакциналану мөмкинлеге булган әлкилеләрнең 48,5 проценты. Әлегә пенсионерлар, эшсезләр арасында прививка ясату сүлпән бара.

Яңа гына районга 500 доза вакцина кайткан. Аны ясату буенча район поликлиникасына, ә авылларда яшәүчеләргә фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

*Казанда ковид белән авыручыларны дәвалау өчен өстәмә госпитальләр ачылган.

*Республикада прививка ясатучылар күбәйгән – көн саен 10-11 мең кеше укол кадата. Районда соңгы вакытта көнгә уртача  йөзәр кеше прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев