Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте

3 августта урып-җыю эшләренең барышы белән танышу йөзеннән, Әлки районында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

 Әлки җирендә аны муниципаль район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Районда игеннәр барлык мәйданнарның 30 процентында җыеп алынды. “Хузангай” җәмгыятендә исә урып-җыю эшләре барлык мәйданның 60 процентка якынында башкарылды. Министрны да “Хузангай” басуында каршы алдылар. Кыр башында министр белән очрашуга район активы җыелган иде. Иң элек Марат Әхмәтов “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов үтенечен тыңлап, алдынгы комбайнчыларга, шоферларга бүләкләр тапшырды, эшләрендә уңышлар теләде.
Аннары министр янәшәдәге арпа кырының бик чиста булуын билгеләп үтте. Ул Евгений Чугуновтан һәр гектардан уртача күпме уңыш алуларын белеште. Евгений Михайлович әйтүенчә, министр күрсәткән арпа кырының уңдырышлыгы 41 әр центнер икән. Мондый уңышны Марат Әхмәтов Әлки ягы өчен бик югары дип атады. Чөнки җәй башыннан бирле районда явым-төшем бары 44 мм тәшкил итте. 
–Димәк, сез, хузангайлылар, арпаны иртә чәчеп откансыз,–дип билгеләп узды ул. 
Район башлыгы Александр Никошин урып-җыю эшләренең зур активлык белән башланып китүен ассызыклады.
–Хуҗалыкларда көзге бодай 16 мең гектардан артык мәйданда игелде. Җәй коры килүгә карамастан, әлеге культураның уңышы һәр гектардан 36 центнердан артып китә. Гомумән, уҗым культуралары һава торышы нинди булуга карамастан тотрыклы уңыш бирә. Шуңа күрә без быел да көзге чәчүгә зур игътибар биреп әзерләнәбез,–диде район башлыгы. 
Министрга мөрәҗәгать итеп, Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин сөтне сөтеп алу бәяләре белән кызыксынды. 
–Октябрьга чаклы түзсәк, сөткә бәяләр акрынлап арта башлаячак, дип ышандырды Марат Әхмәтов. 
“Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов техника сатып алганда Татарстанда “50 гә 50” программасыннан файдаланып булырмы, дип сорады.
–Киләсе елдан ул программа республикада эшләп китәр дип өметләнәбез. Һәрхәлдә, моның өчен бик нык тырышабыз, дип җавап бирде министр.
Аннары болай дип өстәде:
–Синоптиклар әйтүенчә, тиздән яңгырлар көтелә. Шуңа күрә аяз көннәрдән  тулысынча файдаланып, игеннәрне мөмкин кадәр зуррак мәйданнарда җыеп алырга һәм саклауга куярга тырышыгыз.
Очрашуга килүчеләр бөртеккә быелгы бәяләр белән дә кызыксындылар. Министр җыеп алынган бөртекне сатырга ашыкмаска, бәяләрнең күтәрелүен көтәргә киңәш итте.
Марат Әхмәтов урып-җыюда һәр хуҗалыкка уңышлар теләде, хөкүмәт авыл хуҗалыгына ярдәмне алга таба да дәвам итәр дип ышандырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев