Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында терлек азыгы әзерләү башланды

​​​​​​​Районда маллар өчен азык хәзерләүгә беренчеләрдән булып “Хузангай” җәмгыяте кереште.

 
Әлеге җәмгыять механизаторлары 2 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләнне башта теземнәргә ектылар, аннан инде сусыл яшел үләнне ваклатып базларга сенажга сала башладылар.
Азык хәзерләү “Востокзернопродукт” отрядларында да тулы куәткә оештырылган. Әйтик, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе Чуаш Кичүе терлекчелек комплексы азык утарына 4 мең тоннадан артык сенаж салырга өлгергән.
Үзәк Әлки идарәсендә дә күпьеллык үлән ишелеп үскән. Алар Карга комплексы терлекләре өчен яшел масса хәзерләгәннәр.
Биредә  механизаторлар икенче базны тутырып киләләр. Бер базга 2.5-3 мең тонна масса сыя.
Быел районда 10 мең 716 гектар мәйданда күпьеллык  үлән үстерелде. Аның беренче чалуын тулысы белән диярлек  сенажга салырга  ниятлиләр. Шулай ук яшел масса өчен катнаш азык культурасы да файдаланыла. Механизаторлар алдында 20 июньгә чаклы күпьеллык  үләнне беренче кат җыеп алу бурычы тора. Белгечләр әйтүенчә,  нәкъ шул вакытка кадәр үләндә аксым һәм каротинның иң күп чагы була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев