Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында террорга каршы комиссия утырышында 9 Май – Бөек Җиңү көнен имин үткәрү мәсьәләсе каралды

​​​​​​​Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында 9 Май бәйрәмен хәвеф-хәтәрсез үткәрү һәм кешеләр күп була торган урыннарда  янгын хәвефсезлеге турында сөйләштеләр.

Бөек Җиңү көне уңаеннан районның барлык авылларында күп кеше катнашында бәйрәм чаралары үткәрелә. Алар имин узсын өчен уяулыкны, саклык чараларын көчәйтү зарур. Бәйрәм чараларында җәмәгать тәртибен район эчке бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружиначылары да саклаячак. Район башлыгы Александр Никошин хәвефсезлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кушты. Бу җәһәттән мәдәният учреждениеләре, мәктәпләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре алдына җитди бурычлар куелды.

Утырышта  район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты һәм чыгыш ясады. Прокуратура хезмәткәрләре  районда  кеше күп була торган объектларда янгын хәвефсезлеге таләпләренең ничек үтәлүен тикшергән. Тикшерү барышында байтак җитешсезлекләр ачылган. Янгын хәвефсезлеген тәэмин итмәгән предприятеләр җитәкчеләренә күрсәтнамәләр юлланган, кимчелекләрне бетерү өчен вакыт билгеләнгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев