Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган тантанада әниләрне зурладылар

24 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне уңаеннан район мәдәният йортында узган тантанада асыл затларыбыз – әниләр хөрмәтләнде.

Районыбызның төрле коллективларында хезмәт куючы, балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен көчләрен, күңел җылыларын кызганмаучы ханымнарны, күп балалы аналарны, әле яңарак кына нарасыйларын кулына алган әниләрне район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин котлады, җылы теләкләрен җиткерде.

Сәхнә түренә икенче балаларын тапкан Ольга Хафизова, Радия Яруллина, Эльвира Мутавалова чакырылды. Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шувалова аларга ихлас теләкләр белән ана капиталы сертификатларын тапшырды.

Сертификат алган гаиләләрнең барысына да "Бердәм Россия" партиясе исеменнән бүләкләр бирелде.

Күптән түгел дүртенче нарасыен дөньяга китергән Ләйсән Сәлахова, өченче баласын тапкан Чулпан Сәлахова район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина кулыннан балаларның туу турындагы таныклыкларын кабул итеп алдылар.

Менә сәхнәгә бер-бер артлы күп балалы аналар, ятимнәрне тәрбиягә алып әни назы бирүчеләр, төрле оешмаларда хезмәт куеп, ана вазыйфаларын да зур җаваплылык белән башкаручы гүзәл затлар чакырылды. Аларның һәркайсына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә район сәнгать осталары берсеннән-берсе матур җырлар яңгыраттылар.

Бәйрәм ихлас, җылы шартларда, күңелләргә үтеп керерлек күркәм теләкләр, котлаулар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев