Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Сәет Вахидины искә алу чаралары булып узды. ФОТО

Үткән атнада районыбызда якташыбыз, галим-археограф, мәгърифәтче, репрессия корбаны Сәед Вахидины искә алу чаралары булып узды.

Сәет Вахиди  1887 елда Ташбилге авылында туган. Ул татар халкының тарихын өйрәнүгә бик зур өлеш кертә, Сәхибгәрәй хан ярлыгын эзләп таба һәм бу кыйммәтле тарихи ядкәрне саклап калуга ирешә.

Мәшһүр якташыбызның тормышына һәм иҗатына багышланган  чараларда катнашу өчен районга күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова килде. Очрашуларда Сәет Вахидиның ерак туганы, Абдул Салман авылында туып үскән, хәзер Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, туган төбәге турында күп хезмәтләр язган, районыбызның Мактаулы гражданы Мансур Ганиев та катнашты.

Тарихчылар белән беренче очрашу С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда булды. Анда район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, татар теле һәм тарих укытучылары да катнашты. Фәүзия Бәйрәмова аларга Сәет Вахиди, аның хезмәтләре, тормышы һәм язмышы турында сөйләде, галимнең Мирасханә тарафыннан чыгарылган юбилей җыентыгын, башка китаплар бүләк итте.

Музейда  Сәет Вахидига багышланган почмак-стенд бар, аны тагын да киңәйтергә, баетырга тәкъдим ителде. Шулай ук  Ташбилге авылы башлангыч мәктәбе (1912 елда бу мәктәпне Сәет Вахиди үзе ачтырган була) диварына элмәтакта куярга, Базарлы Матакта яки Ташбилгедә Сәет Вахиди исемендәге урам булдырырга дигән тәкъдимнәр дә булды. Мансур Ганиев музейга Сәет Вахидиның нәсел шәҗәрәсен тапшырды.

Кунаклар түгәрәк өстәл артында укытучылар белән бергә Татарстан халыклары тарихы турында сөйләштеләр, музей экспозицияләрен карадылар.

Көннең икенче яртысында Фәүзия Бәйрәмова һәм Мансур Ганиев Сәет Вахидиның туган авылы Ташбилгенең тарихи урыннарында булдылар, авыл зыялылары, китапханәчеләр, укытучылар белән очраштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев