Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Актай” командасы Чиләбе ватерполчыларын отты

Су полосы буенча “Алтын туп” Бөтенроссия турнирында  “Актай” командасы беренче көнне ук Чиләбе өлкәсе ватерполчыларын 8:7 исәбе белән җиңде. 

 

Бу хакта безгә “Актай”ның баш тренеры Александр Георгадзе хәбәр итте.

Икенче көнне безнекеләр Әстерхан өлкәсе җыелма командасына каршы уйнады. “Актай” бу очрашуда көндәшләрен хәйран “туздырды”. Нәтиҗәдә уен безнең ватерполчылар файдасына 16:4 исәбе белән төгәлләнде.

Бөтенроссия турниры 22-27 мартта Әстерхан шәһәрендә уза.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев