Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының иң төзек авылы билгеле булды

​​​​​​​Карга районның иң төзек һәм ямьле авыл җирлеге дип табылды.

 

Санитар-чисталык икеайлыгына йомгак ясап, район комиссиясе шундый нәтиҗәгә килгән. Авыл җирлекләре арасында күп күрсәткечләр буенча алдынгы булган Каргада чисталык-төзекләндерү мәсьәләләренә дә зур әһәмият бирәләр. Биредә барлык урамнарга таш юллар салынды, елның елында бик күп агачлар утыртыла. Районда беренчеләрдән булып Каргада ял паркы төзелде, хәзер аны реконструкцияли башлаганнар. Җирлек җитәкчелегенең  тагын бер зур хезмәте – авылда 18 урында чүп-чар контейнерлары урнаштырылып, быел алар өчен бетонлап махсус мәйданчыклар эшләнде. Авыл урамнарында сукбай этләр булмау белән дә

Карга башка җирлекләргә үрнәк булып тора.

–Авылны төзекләндерү-ямьләүдә якташыбыз Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең ярдәме бик зур. Каргалылар үзләре дә авылыбыз матур булсын дип тырыша – чисталыкны саклыйлар, урамда үскән үләннәрне чабып торалар, үзара салым да бездә ел башында ук тулысынча җыела,–ди авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев