Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Камка һәм Ташбилге җирлекләре яңа тракторлы булды. ФОТО, ВИДЕО

Иске Камка авыл җирлеге, республика муниципаль берәмлекләр советы оештырган бәйгедә җиңеп, бер миллион сум грант отты.

 

Алар әлеге акчага МТЗ-82 тракторы сатып алдылар. Тракторның кар төрттерә торган җайланмасы да бар. Әлеге техника Иске Камка җирлегенә 1 миллион 200 мең сумга төшкән. 200 мең сумын түләргә исә җирлеккә иганәчеләр булышкан. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров үткән атнада республика Президенты кулыннан хезмәт урынында файдалану өчен “Шевроле-Нива” машинасы ачкычын да алган иде.

Районыбызда тагын шундый ук МТЗ-82 тракторы Ташбилге авыл җирлегенә кайтарылды. Ике җирлектә дә тора-бара тракторга өстәмә чапкыч, КУН-10 агрегатлары  сатып алып, авыл халкының мең дә бер төрле мәшәкатьләрен хәл итүдә ярдәм итәргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Старо-Камкинское и Тяжбердинское сельские поселения приобрели новые трактора

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев