Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Матак урта мәктәбе яңа уку елын белем һәм тәрбия бирүдә зур уңышлар белән каршылый

Мәктәбебез яңа уку елын тулы әзерлек белән башлый. 1 сентябрь – Белем көнендә бездә 99 укучы мәктәп парталары артына утырачак.

Иске Матак авылында 20 нче еллар башында дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла. Ликбез, ягъни наданлыкны бетерү бурычы йөкләнгән мәктәптә балаларны 8-9 яшьтән укыта башлыйлар. Сыйныфларда 40-42 бала була. Боларның күбесе күрше авыллардан – Югары Матактан, Шәпкәдән, Ташбилгедән, Нохраттан килеп укучы малайлар-кызлар була. Дүрт сыйныфны тәмамлагач укучылар имтихан тапшыралар һәм укуларын Базарлы Матак яисә Иске Сихтермә җидееллык мәктәпләрендә дәвам итәләр. 
Бөек Ватан сугышы елларында 5-7 сыйныфларда укулар октябрьдән генә башлана. Сентябрь эш ае була. Укытучылар укучылары белән бергә басуда, ындыр табагында хезмәт куялар. 
Иске Матакта урта мәктәп 1980 елның                1 сентябрендә ачыла. Яңа мәктәпкә укырга 320 бала килә. Менә инде 38 ел дәвамында бу уку йорты балаларга белем бирү, аларда игелек, мәрхәмәт, үзара аңлашу һәм ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итә. Ул укыту-тәрбия эше буенча районның иң яхшы мәктәпләренең берсенә әверелде. 
Укучыларның һәм педагогларның күп уңышлары һәм казанышлары мәктәпнең җитәкчеләре белән турыдан-туры бәйле. Белем йортының беренче директоры Иван Ярославлев мәктәп белән җиде ел дәвамында җитәкчелек итә. 2002 елдан бирле мәктәп идарәсе башында тәҗрибәле педагог Мария Чванова тора. 
Мәктәбебезнең матди-техник базасы нык. Ул бөтен уңайлыклары булган ике катлы бинада урнашкан. Зур спорт залы, спорт мәйданчыгы, хоккей тартмасы бар. Аларда мәктәп укучылары гына түгел, ә бөтен авыл халкы – яше дә, карты да шөгыльләнә. Мәктәп интернет белән тоташкан, заманча компьютер классы белән җиһазланган. 
Уку йортының заманча җиһазлар белән тәэмин ителүе никадәр мөһим булмасын, балалар укыту һәм тәрбияләүдә төп рольне, билгеле, укытучылар башкара. 38 ел дәвамында мәктәптә тату һәм нык педагоглар коллективы хасил булды. Укытучыларның профессиональ осталыгын, иҗади эшләргә омтылуын мактап телгә аласы килә.
Мәктәбебездәге 28 педагогның икесе – югары, 15 е беренче  квалификация категориясенә ия. Бездә Россия гомуми белем бирү системасының мактаулы хезмәткәрләре дә өчәү. 
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Потапова биредә урта мәктәп ачылган көннән бирле эшли. Ул Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, күп еллар мәктәп директоры урынбасары, директор булып эшләде. Профессиональ осталык бәйгеләре җиңүчеләре, грант ияләре булган хезмәттәшләребез белән без бигрәк тә горурланабыз. Болар – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Тихонов, физкультура укытучысы Михаил  Леонтьев, биология һәм география фәннәреннән белем бирүче Надежда Тихонова. Мәктәбебезне тәмамлаган байтак укучылар, яраткан остазларыннан  эстафетаны кабул итеп алып, үзләре дә туган мәктәпләрендә  педагоглар булып киттеләр. 
Мәктәп балаларның гармонияле үсешен тәэмин итәргә, иң яхшы сыйфатларын ачарга һәм үстерергә омтыла. Бездә өстәмә белемне үстерү өчен дә шартлар тудырылган. Төрле фәннәр буенча интеллектуаль һәм сәнгать юнәлешендәге түгәрәкләр, спорт секцияләре эшләп тора. Башка мәктәпләр белән  тыгыз элемтәләр булдырылды. 
38 ел дәвамында мәктәбебез 823 егет һәм кызга олы тормышка юллама бирде. 22 укучы аны алтын һәм көмеш медальләр белән тәмамлады. Быел Татьяна Лычникова, Галина Тихонова, Оксана Ермолаева мәктәптә бик әйбәт укулары өчен медальләр белән бүләкләнделәр. 
Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханының уртача күрсәткече – 84 балл, математиканың база дәрәҗәсеннән БДИның уртача билгесе 4,8 булды. Сайлап алынган фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләрен дә исәпкә алып, мәктәп буенча уртача балл 88,7 тәшкил итте. 
Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучыларыбыз белән дә горурлана алабыз. Алар арасында зур уңышларга ирешүчеләр бихисап. Әйтик, Виктор Ирдинкин – педагогика фәннәре кандидаты, Олег Тукмаков – Батырлык ордены кавалеры, РФ Президенты сагы федераль хезмәте полковнигы, Алексей Астафьев – Сызрань Югары Хәрби очучылар училищесы өлкән укытучысы, Равил Әхмәдуллин – ТР прокуроры урынбасары.
Һәр кешенең язмышында үз мәктәбе бар. Ул аны белем дөньясына алып кереп кенә калмый, тормышка өйрәтә, уңышка килү юлында баскыч булып тора. 
Вакыт үтәр, мәктәп диварлары 40, 50 …100 елны санар. Ә мәктәп барыбер яшь булып калыр. Чөнки ул  һәр елны яңа укучылар белән тулыланыр, биредә һәрчак балаларның шат авазлары яңгырап торыр. Мәктәпнең бит рухы һәрчак яшь!
Любовь 
Севрикеева,
рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев