Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Әнҗерә авылында якташлары Азат Мәҗитов балалар өчен Сабан туе үткәрде. ФОТО

Иске Әнжерә мәктәбе яңа уку елы алдыннан барлык укучыларын, аларның әти-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен җыеп Сабан туе үткәрде.

Әлеге бәйрәмгә Казаннан мәктәпкә һәрдаим ярдәм итеп торучы авылдашлары –“Сетевая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов та кайткан иде. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов катнашты.

  
Иске Әнҗерә мәктәбен районның бәхетле уку йортларының берсе дияргә була. Зур бул¬маган авылда әлегә кадәр тугыз сыйныфлы үз мәктәпләре эшләп тора. Биредә бүген 24 бала белем ала. 15 ел элек төзелгән мәктәп бинасы да бик әйбәт әле. 
Азат Илгиз улының туган авылына һәм мәктәпкә күрсәткән ярдәме санап бе¬тергесез. Быел әле Ураза гаетендә ул авылдагы барлык ба¬лаларга бәйрәм бүләге итеп тәм-томнар белән шыплап тулган пакет¬лар юллаган иде. Ан¬нан алдарак мәктәпкә спорт җиһазлары һәм төрле фән кабинетлары өчен кирәкле җиһазлар кайтарды. 
Инде уку елы башланыр алдыннан авылдашлары бала¬лар өчен әнә нинди күңелле Сабан туе ое¬штырткан. Бу бәйрәмгә дә ул күп бүләкләр белән кайткан. Укула¬рында уңышлар теләп, ул мәктәпнең 24 уку¬чысына да уку кирәк- яраклары тулы мәктәп сумкалары тапшырды. 
Сабан туен бик күңелле һәм эчтәлекле итеп укытучылар Да¬мир Хәйруллин һәм Гөлсинә Гыйззәтуллина алып бардылар. Мәктәп директо¬ры Рәмзия Газизова “бишле”гә генә укучы, җәмәгать эшләрендә актив балаларны мак¬тады, бүләкләр өләште. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 11 уку¬чыга спорт киемнәре тапшырылды. 
Азат Мәҗитов та тырыш укучыларны зурлады. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган ике укучы аның 10 ар мең сум ак¬чалата бүләген алачак. Моннан тыш, теге яки бу уку йортына кергән ике чыгарылыш уку¬чысына “Сетевая ком¬пания” матди ярдәм күрсәтеп торачак. 
Әнҗерәлеләр ту¬ган авылы турында гел кайгыртып тору¬чы мәрхәмәтле авыл¬дашлары белән бик горурланалар. 6 сый¬ныф укучысы Сөмбел Минһаҗева барысы исеменнән аңа рәхмәт сүзләре әйтте: 
–Мин дә үсеп җитеп сезнең кебек авылыбызның патрио¬ты булырга, мәктәбемә, туган төбәгемә ярдәм итеп яшәргә хыялла¬нам,–диде ул һәм Азат Илгиз улына бүләк түбәтәй кигезде. 
Сабан туе булгач, җыр-биюләр дә, төрле спорт ярышлары, уен¬нар да озак дәвам итте. Аннан балалар зур та¬бын янына утырышып тәм-томнар белән сый¬ланды. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев