Әлки районының Иске Тахтала авылында чиркәү ачылды
Иске Тахтала авылында төзелгән чиркәү 4 августта үзенең ишекләрен ачты. Храмны изгеләндерергә дип авылга Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен (Виктор Щипелев) һәм аның ярдәмчеләре килделәр. Чиркәү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән акчага һәм Иске Тахтала халкы, иганәчеләр күрсәткән матди ярдәмгә таянып төзелде.
Иске Тахтала чиркәүсез нәкъ бер гасыр – 100 ел яшәгән. Билгеле, совет власте урнашканчы авылда чиркәү булган, әмма динсезлек чорында ябылган ул. Ниһаять, авылда Ходай йорты яңадан ачылды. Моңа, бигрәк тә чиркәүдә гыйбадәт кылулар башлануга өлкән буын, гомумән, авыл халкы гаять шат. Алар бу вакыйганы күптән көткән инде. Чиркәүне изгеләндерү, анда беренче гыйбадәт кылу буласын ишетеп бирегә бик күп кеше җыелган иде. Чиркәү янындагы мәйданда, өйләр каршында тукталган а в т о м о б и л ьл ә р н е ң күплеге дә читтән кайткан кунаклар саны турында сөйли. Бигрәк тә Әлмәттән, чөнки храм төзү хакында Татарстан Президентына җиткерүчеләрнең берсе – чыгышы белән Иске Тахтала егете Виктор Белов шушы шәһәрдә гомер итә бит. Чиркәү ачу тантанасына ул үзе генә түгел, туганнары, элеккеге хезмәттәшләре белән кайткан.
Чиркәү бинасы бик матур, килешле, мәһабәт. Күренеп тора, төзүчеләр аны бар күңелләрен биреп, яратып эшләгәннәр, эчке бизәлешенә игътибар аеруча зур булган. Чиркәүне изгеләндерә башлагач, шунда җыелган өлкәннәрнең күзләрендә яшьләр күренде. Бу – шатлык яшьләре, авылга рухи яктылык, иман кайтаручыларга рәхмәт билгеләре иде.
Ходай йортын төзү белән район благочинные Андрей Зиньков һәм өстә аталган Виктор Белов җитәкчелек иткән. Узган көздә чиркәүнең изгеләндереп нигез ташын салган булганнар, аны әлеге дә баягы епископ Пармен башкарган. Боларны искә төшереп, тантанада катнашучылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, епископ Парменга, храм төзелешендә ярдәм иткән башка игелекле кешеләргә рәхмәт әйттеләр.
Чиркәүдә беренче гыйбадәт тәмамлангач, епископ болай диде:
– Чыгышым белән Ростов өлкәсеннән мин, 2015 елдан бирле хәзерге вазыйфаларымны башкарып киләм. Үзебездә храм төзетә башлаган идем, мин киткәч, анда эшләр тукталган. Иске Тахталада исә ходай йорты республика җитәкчелеге ярдәме, халык теләге белән кыска вакытта төзелде. Яңа чиркәүдә гыйбадәт кылу миңа ансат һәм рәхәт булды. Һәр тарафтан нур бөркелә. Сизелеп тора, храмны күңел биреп, игелеклелекне, сафлыкны нигез итеп эшләгәннәр. Олы рәхмәтебезне районыгыз җитәкчесе Александр Никошинга җиткерәм, чөнки бу төзелештә ул һәрвакыт таянычыбыз булды.
Аннары ул бераз уйланып алды да:
–Хәләл акчама рәссамнардан ясатып алган иконаларым бар. Алар үз сәгатьләрен көтеп торган икән. Сезнең алдыгызда әйтәм: шушы иконаларны яңа ачылган чиркәүгә бүләк итәчәкмен,–диде.
Иске Тахтала халкын, тирә-күрше авыллардан килгән православныйларны чиркәү ачылу шатлыгы белән район башлыгы Александр Никошин да тәбрикләде.
– Яңа чиркәү сезне изге гамәлләргә р у х л а н д ы р с ы н , күңелләрегезне сафландырсын, аның ишекләре гыйбадәт кылучыларга һәрчак ачык булсын,–дип мөрәҗәгать итте ул шатлыклы вакыйгаларда катнашучыларга һәм гыйбадәтханә төзелешен башлап йөргән, аны ахырына җиткерү өчен күп көч куйган Виктор Беловка үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев