Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Карга” отряды  техниканы кышкы саклауга кую буенча иң яхшы эшләүче дип табылды

​​​​​​​Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган комиссия районда техниканың кышкы саклауга куелышын бәяләде.

 

Басуларда эшләр тынып калса да, отрядлардагы машина-трактор паркларында җанлылык зур әлегә. Бу көннәрдә урып-җыюда, чәчүдә, җир эшкәртүдә катнашкан барлык техниканы кышкы саклауга кую бара. Күп җирдә тагылма агрегатларны ремонтлауга да керештеләр. Әйтик, “Карга” һәм “Ташбилге” отрядлары тырмаларны тулысынча төзекләндереп тә куйганнар инде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә 12-16 ноябрьдә хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларын тәртипкә китерү, язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышын, куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлешен бәяләү кебек юнәлешләр буенча конкурс игълан ителгән иде.

Районда махсус комиссия күп кенә хуҗалыкларны йөреп чыкты. Нәтиҗәдә бәйгедә җиңүче дип “Үзәк Әлки” филиалының “Карга” отряды табылды. Икенче урын “Хузангай” җәмгыятенә бирелде. Комиссия шулай ук  “Көнчыгыш Әлки” филиалының “Алпар” отряды, “Көнбатыш Әлки”нең “Ташбилге”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”нең “Әхмәт”, “Көньяк Әлки”нең “Юхмачы” отрядлары машина-трактор паркларында эшнең уңай оештырылуын бәяләде.

Сүз дә юк, техниканы сыйфатлы итеп саклауга куйсаң, киләсе елда кыр эшләренә уңышлы керешергә җирлек тудырасың. Бүген инде эштән бушаган техникага кичекмәстән дефектовка үткәрергә кирәк. Ягъни трактор һәм комбайннарның техник торышын бәяләп, аларны ремонтлау өчен нинди запас частьләргә заявка бирәсен алдан ачыклау һәм  аларны юнәтү эшенә керешү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев