Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов – өч бала әтисе

Хәтеремдә, бер киңәшмәдә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев: “Җитәкченең ял итәргә, гаиләсенә вакыты калмый икән, димәк, ул эшен дөрес оештырмый”, –дигән иде. Шундый зур һәм күпкырлы хуҗалык белән идарә итүче Евгений Чугунов ял вакытын ничек үткәрә? Гомумән, “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесенә шәхси тормышы хакында берничә сорау.

–Евгений Михайло­вич, сез ни өчен авыл хуҗалыгы профессиясен сайладыгыз? Кайда укы­дыгыз?

–Мин бит авылда туып үстем. Туган авы­лым Хузангайны бик яратам. Балачактан ук хыялым – һөнәр алып туган якларыма кай­тып эшләү иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мари Эль дәүләт университетының агро­номия факультетында укыдым, галим-агроном белгечлеге алып чык­тым.

–Әти-әниләрегез кемнәр?

–Әтием Михаил Кон­стантинович гомере буе мәктәптә физкультура укытты. Ул вафат инде. Әнием Тамара Нико­лаевна исә Хузангай участок хастаханәсендә баш табибның хуҗалык эшләре буенча урын­басары иде, хәзер лаек- лы ялда. Гаиләбез зур түгел иде, абыем Кон­стантин белән үстек. Ул хәзер авылыбызда шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Гаилә – һәркем өчен изге төшенчә. Биргән тәрбияләре, тормышта дөрес юл күрсәтүләре, терәк-таяныч булулары өчен әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен.

–Сез үзегез дә бүген зур гаилә башлыгы бит?

–Әйе, хатыным белән өч бала үстерәбез. Җәмәгатем Лариса Сергеевна мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта, директор урын­басары. Кызларыбыз Софьяга – 12, Евага 8 яшь. Улыбыз Мишага бер яшь .

–Хезмәтегез бик тынгысыз, күп вакыт һәм энергия таләп итә. Эштән ничек ял итәсез?

–Һәр көнне дияр­лек кичен гаилә белән авыл буйлап җәяүләп йөреп кайтырга тыры­шабыз. Кыш айларында чаңгыда, тимераякта шуабыз, җәен велоси­педта йөрибез. Бассей­нга йөрергә дә бик яра­табыз. Гомумән, гаилә, балалар белән булу – үзе менә дигән ял ул.

– Я р а т к а н шөгылегез?

–Ауга йөрергә яра­там.

–Телевизор карый­сызмы?

– Я ң а л ы к л а р н ы , “Время” тапшыруын калдырмаска тырышам.

–Китапларга ва­кыт табасызмы? Нин­ди әсәрләр укыйсыз?

–Укырга бик яра­там. Күбрәк тарихи әсәрләргә өстенлек бирәм. Хәзер менә Чын­гыз хан турында – Исай Калашниковның “Жес- токий век” дигән кита­бын укыйм.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев