Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының киләсе елга бюджет проекты беренче утырышта кабул ителде

15 ноябрьдә муниципаль район советының 24 нче утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте. 

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә – 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты турында доклад белән район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Алсу Билалова чыкты. Депутатлар проектны карап, беренче укылышта кабул иттеләр.

Бюджет проекты халык тыңлауларына да чыгарылачак. Проект районның рәсми сайтында (http://alkeevskiy.tatarstan.ru) урнаштырылган. Һәркем шунда аның белән таныша ала.

Аннан соң депутатлар алдында район башкарма комитетының быелның ун аендагы эшчәнлеге турында отчет белән башкарма комитет җитәкчесе Илнур Юсупов чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә – 2018 елда район территориясендә автомобиль юллары төзелеше һәм ремонты турында шулай ук Илнур Юсупов мәгълүматы тыңланды.

2015 елның гыйнварында район башкарма комитеты тарафыннан “2015-2018 елларга Әлки районы территориясендә табигый чыганаклы инфекцияләрне профилактикалау” программасы кабул ителгән иде. Әлеге программаның ничек гамәлгә ашырылуы турында Роспотребнадзорның Татарстан Идарәсе территориаль бүлеге баш белгече Алмас Абзалов сөйләде.

Утырышта оештыру мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев