Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылы янында зур буа төзиләр.ФОТО

Күп районнарда мелиорация хезмәте онытылып барганда, бездә ул ныгый, үсә, куәтләнә.

 

Сихтермә-Хузангай авылы янында зур буа булачак. Буаны үзебезнең егетләр – Әлки “Мелиорация” механикалаштырылган күчмә колоннасы хезмәтчәннәре төзи. Биредә җир асты эшләре төгәлләнгән – резервуар торбалар салынган. Хәзер куәтле техника белән җир полотносын күтәрү бара.


 

“Хузангай” җәмгыятенең 600 гектар сугарулы басулары бар иде инде. Анда  маллар өчен чөгендер, күпьеллык үлән үстерәләр. Корылыклы 2010 ел соңгы вакытта инде онытыла башлаган, игътибар үзәгеннән төшеп калган сугару мәсьәләсен  янә җитди күтәрергә этәрде. Дөресен генә әйткәндә, шул 2010 нан бирле яңгырлы, уңышлы дип әйтерлек елның булганы да юк. Әнә бит күптән түгел районга килүендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тә: “Сез быел явым-төшем булмаудан иң күп зыян күргән төбәк. Җәй башыннан бирле бары 44 миллиметр яңгыр яуды”, –дигән иде. 
“Хузангай” өчен яңа төзелеп килүче буа исә тагын 1050 гектар җирне сугарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу бик зур, күп чыгымнар таләп итүче объект. Аның буа төзелеше генә дә 77 миллион сумга төшәчәк. Аннан бит әле кырларга 20 километр озынлыкта  суүткәргечләр сузу, насослар, сугару агрегатлары кирәк булачак. Алары тагын 120 миллион сумлык.  Бу средстволар федераль бюджеттан бүлеп бирелә. 
Сүз дә юк, сулык авыл өчен дә бик кирәк. Халык балык тоту, каз-үрдәк үстерү, су коену өчен аны рәхәтләнеп файдаланыр. Аннан, ут-күздән саклану җәһәтеннән дә зур сулыкның авыл янәшәсендә булуы бик яхшы. 
Без иртә сәгатьтә буа янына килгәндә монда инде эшләр кайнап тора иде. К-701 тракторына тагылган скрепер белән Александр Чернов җирне тигезли. Ике Т-170 бульдозерында Рәшит Шәяхмәтов һәм Сергей Гуляев күтәртелгән дамбага балчык төрттерәләр. Өч “КамАЗ” исә дамба өстенә балчык ташый. Әлеге куәтле машиналар белән Герман Портнов, Фердинанд Әгъләмов, Георгий Спиридонов идарә итәләр. Ә аларга балчыкны моннан ике километр арырак экскаваторчы Фәргать Гыйләҗев төяп тора. Бу егетләрнең күбесе ПМК системасында озак еллардан бирле эшләүче тәҗрибәле белгечләр. 
Әнә Герман Портновны ПМКның аксакалы дисәң дә була. Ул 30-40 еллап инде биредә кранчы булып эшли. Узган ел яңа кранга утырган. Әле вакытлыча ул техникага эш булмаганда үзбушаткыч “КамАЗ”да балчык ташый. Коллективта ул бик хөрмәтле кеше. 
Мондый буа төзелешләренә алынганда иң зур проблема – балчыкны каян алу мәсьәләсе. Балчык алу өчен карьерга рөхсәтне айлар буе көтәргә туры килә. Монда исә “Хузангай” җәмгыяте яңарак кына силос-сенаж базлары ясаганннан калган балчыкны файдаланалар. Бирегә 100 мең кубометр җир кирәк булса, шуның 40 меңнән артыгын ташыганнар инде. Җәмгыятьнең баш инженеры Әгъзам Нурсалимов әйтүенчә, “Мелиорация” егетләре аяз көннәрдә күләмлерәк эшләрне башкарып калырга тырышалар. Объектны ноябрьгә кадәр төзеп өлгертү каралган. Шулай да җир эшләрен октябрьдә тулысынча төгәлләргә җыеналар. 
Буаның су өслеге (зеркало пруда) 16 гектарга җәеләчәк. Булачак сулыкның  төбендәге ләм катламын уртача бер метр тирәнлектә алып, Хузангайның басуларына ташыйлар. 
Яңа буа төзелешендә эшләүчеләр белән аралашканда безгә Әлки “Мелиорация” җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев тә кушылды. 
–Бу җирлектә безнең коллективка өч елга җитәрлек эш бар әле. Моннан тыш тагын бер бригада Чаллы буасын төзекләндерүдә эшли. Анда без плотинаның коесын ремонтладык, башка төзәтү эшләре башкарабыз,–ди ул. 
Әлеге корылмада  прораб Илнар Шәрапов җитәкчелегендә Әнәс Әгъләмов, Ринат Мурсалимов, Илшат Вәлиәхмәтов, Фердинанд Нигъмәтуллин хезмәт куялар икән. 
Безнең ПМК егетләре Яңа Чишмә, Спас районнарында да буалар төзелешендә һәм ремонтлауда күп эшлиләр. Хәзер бит тирә-күрше районнарда сугару объектлары төзелеше белән шөгыльләнә торган ПМКлар бөтенләй калмады. 
Хәер, бездә дә бу предприятие аның тәҗрибәле җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев тырышлыгы белән генә яшәп калды. Югыйсә райондагы “Агроснаб”, “Сельхозтехника”, “Сельхозхимия”, МСО, ХДСУ кебек әллә кайчан юкка чыккан булыр иде. Ә Әлки “Мелиорация”се әле ныгый, зурая бара. Әнә яңарак кына автокран, “КамАЗ” кебек яңа техника алырга да җаен тапканнар. 
Әнвәр Сәлимҗановичка мин үземне борчып торган бер соравымны да бирәм:
–Буаны бик шәпләп төзисез. Ә ул су белән тулырмы, суы торырмы соң?
–Бу буа ике кечкенә елгадан – Инча һәм Бавардан – су белән тәэмин ителәчәк. Болар күп чишмәле елгалар. Буаның язгы сулар белән бер тулуы гына кирәк,–дип җаваплый районның баш мелиораторы. 
Үз гомерендә дистәләгән буалар төзегән җитәкченең бу фаразы минем бар шикләремне юып ташлады. Яңа буа сулы булыр, башкалары кебек үк, кешеләргә күп игелек китерер.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев