Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының спорт сөюче Иске Матак авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Иске Матакта яңа күп функцияле үзәк белән янәшә спорт мәйданчыгы ачылды. Әлеге вакыйгага авылның олысы-кечесе бердәй сөенде.

Иске Матак авыл җирлеген районда спорт белән иң дус төбәк буларак беләбез. Биредә бигрәк тә чаңгы спорты буенча зур җиңүләргә ирешәләр. “Бердәм Россия” партиясе тәкдиме белән авылларда спорт мәйданчыклары төзү программасы быел искематаклыларны шатландырды. Биредә яшьләрнең шулай ук өлкәннәрнең спорт белән актив шыгыйлләнүен искә алып, район җитәкчелеге күп тренажерлардан торган бу объектны Иске Матакта төзергә тәгаенләгән.

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов әнә шул хакта әйтеп узды.

  • Спорт сөйгән авылда мондый мәйданчыкка сорау зур иде. Сезнең шатлыгыгызны уртаклашам. Районда республика, федираль программалар нигезендә төзелә торган объектларны “Бердәм Россия” партиясе депутатлары контрольгә алды. Бу мәйданчыкны корыр алдыннан без җирле депутатлар, халык фикерен искә алдык. Мәйданчыкның урыны бик җайлы килеп чыкты ул авыл үзәгендә. Балалар да, яшьләр һәм олылар да аны рәхәтләнеп файдалансыннар. Спорт тренажерлары сезгә озак еллар хезмәт итсен,– диде Рәшит Билалов.

Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте:

  • Ел саен безнең җирлектә нинди дә булса объект җиткерелә яисә ремонтлана. Былтыр күп функцияле үзәк ачтык, быел менә спорт мәйданчыгы. Киләсе елда модульле фельдшер-акушерлык пункты булачак. Ә бу мәйданны инде малайлар-кызлар үз итеп тәш өлгерде. Алар бигрәк тә таганны яраттылар, ди башлык.

Иске Матак мәктәбе физкультура укытучысы Михаил Леонтьев:

  • Спорт мәйданчыгы мәктәпкә дә якын гына, дип куана. – Монда килә торган Пролетар урамы юлына таш җәелде. Инде без күп дәресләребезне биредә үткәрә алабыз. Ышандырып әйтәм, мәйданчыкны төзек һәм чиста тотарбыз.

Өлкәннәр исеменнән Галина Исаева чыгыш ясады.

  • Татарстанда халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләнә. Авылыбызда спорт мәйданчыгы төзелү шуның бер мисалы. Мин элекке еллар белән чагыштырам да, республикабызда, районыбызда тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүенә сөенәм,– диде үзе дә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт ярышларында актив катнашучы хезмәт ветераны.

Менә балалар белән бергә Рәшит Билалов мәйданчык капкасындагы кызыл тасманы кисте. Балалар мәйданчыкка йөгереп кереп, төрле спорт тренажерларын “эшкә”  җигә дә башладылар. Биредә көн саен шундый җанлылык хөкем сөрсен, бер генә җиһаз да тик тормасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев