Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Биктимер авылында төзелүче яңа мәчеткә манара куелды.ФОТО

Түбән Биктимер авылында күмәк көч белән яңа мәчет төзелә. Шушы көннәрдә мәчетнең манарасы урнаштырылды.

Түбән Биктимер авылындагы элекке мәчет тә яңа төзелгән иде әле. Анда азан яңгырый, намазлар укыла башлаган иде. Тик ул бу ел башында электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында янып китте.

Әлеге казадан соң авыл халкы шул урынга яңа мәчет торгызырга дигән фикергә килә. Авылның имам-хатыйбы Ришат Шәяхмәтов һәм  Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин бу изге эшкә җиң сызганып керешәләр.

Яңа мәчет төзелешенә акчаны беренче булып район башлыгы Александр Никошин бирә.  Әлеге средстволарга газобетон блоклар сатып алалар. Стенаны тышлау кирпечләрен якташыбыз, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев сатып ала. Түбә ябу материалларын булдыруда исә “Мостовик” җитәкчесе Рөстәм Вәлиев һәм Түбән Биктимердән якташыбыз Рифкать Исхаков булышалар. Тәрәзәләрне эшләтүне Базарлы Матактан эшмәкәр Адель Җиһангиров үз өстенә алган, ә ишекләрне эшмәкәр Илназ Гыйматдинов куйдырачак икән. Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов мәчет төзелешендә техника белән ярдәм иткән.

Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев төзелеш эшләре белән даими кызыксынып тора, ярдәм күрсәтә. Башка авыл мәчетләреннән дә акчалата булышучылар булган.

Мәчетнең эчке эшләрен башлау өчен тагын финанс чыгымнары сорала. “Изге ураза аенда әлеге саваплы гамәлдә район халкы ярдәм итсә, эшләребез тагын да җанлырак барыр иде. Ул вакытта мәчетне Корбан гаетенә өлгертергә дә мөмкин булыр иде”,– ди имам-хатыйб Ришат Шәяхмәтов.

Түбән Биктимер мәчете төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр 89393176277 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Акчаны банк аша күчерергә дә мөмкин.

Акча күчерү өчен счетлар менә мондый:

ДО 8610/0970 ПАО Сбербанк России

Расчетный счет 30301810162006006231

БИК 049205603 ИНН 7707083893

Кор.счет 30101810600000000603

КПП 160502001 в отделении Банк Татарстана

Адрес:422870, РТ, Алькеевский район, Базарные Матаки, ул.Советская д.2

       *  *  *

Исәп-хисап счеты № 42307.810.5.6200.0461794

Шаяхметов Ришат Хаматханович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев