Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының һәвәскәр тарихчысы Роза Родионова хөрмәтләнде

​​​​​​​Туган як тарихын өйрәнүче Роза Родионовага район башлыгы Александр Никошин рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 

Лаеклы ялдагы укытучы Роза Родионова  байтак еллар туган авылы Бибай Чаллысы тарихын өйрәнде. Архивларда, музейларда берәмтекләп җыйган материалларын туплап берничә китап та чыгарды. Соңгы вакытта ул район оешма-учреждениеләре һәм Базарлы Матак авылы тарихын өйрәнү белән мәшгуль.

“Бу бик кирәкле һәм мөһим эш белән фидакарьләрчә шөгыльләнүегез өчен олы рәхмәт Сезгә. Кече Ватаныбызның тарихын белү безгә бүгенге эшебез, киләчәгебезне күзаллау, яшьләрне патриотлык рухында  тәрбияләү өчен гаять әһәмиятле”, – диде Александр Никошин.

“Эшлекле дүшәмбе”  киңәшмәсендә Роза Родионова туган як тарихын өйрәнү буенча бүген башкара торган эшләре, алга планнары хакында да сөйләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев