Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Яңа Алпар авылында Кизләү чишмәсен төзекләндерделәр

15 июньдә Яңа Алпар авылында, зур төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң, Кизләү чишмәсен ачу тантанасы булды.

Чишмә әйбәтләп чистартылган, янына манаралы кечкенә өй салынган, тирәсе тотып алынган бакчада  ял итү өчен беседка ясалган.

Чишмәне төзекләндерү эшләренең төп спонсорлары  шушы авылда туып-үскән бертуган Зәитовлар булган. Кизләү чишмәсен ачу тантанасына җыелган халык аларга  изге эшләре өчен җылы рәхмәтләрен җиткерде. Аннан шул тирәдә ясалган табын тирәсенә җыелып,  чишмә суыннан кайнатылган чәй белән сыйланып, аралашып утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев