Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда яңа сезон күңелле яңалыклар белән башланды. ФОТО

​​​​​​​“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда яңа сезон күп күңелле яңалыклар белән башланды.

 Шуларның берсе – биредә барлык заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп төзекләндерелгән  яңа ашханә ачылды.

 

 

“Яшь имәннәр”  балалар ял лагере гаҗәеп матур җиргә урнашкан. Исеменнән үк күренгәнчә, ул имән агачлары ышыгында утыра. Мондагы яшеллек, төрледән-төрле чәчәкләр, саф һава, кошлар сайравы – үзе бер әкияти дөнья. Ике ел элек биредә барлык уңайлыклар тудырылган ике катлы йокы корпусы ачылган иде.  Ул бина җылытыла да. Димәк, аны ел әйләнәсе файдаланырга мөмкин. Янәшәдә спорт, уен мәйданчыгы да булдырылды.

Быел исә лагерьда рестораннардан һич кайтыш булмаган, бөтен шартын китереп, зәвык белән ремонтланган ашханә файдалануга тапшырылды. Монда хәзер  барлык җиһазлар да өр-яңа, заманча. Аш-су осталарына һәр төр ризыкны әзерләү өчен аерым бүлмәләр булдырылган. Әйтик, ит, балык ашамлыклары, салатлар һәркайсы махсус бүлмәләрдә әзерләнә. Азык-төлекне саклау өчен дә махсус урыннар ясалган. Бер сүз белән әйткәндә, барлык кагыйдәләрне һәм санитария таләпләрен тиешенчә үтәү өчен шартлар тудырылган.

Матур бизәлешле иркен, якты ашханә залында берьюлы йөз кеше туклана ала. Шунда ук салкын һәм җылы сулы юыну урыннары, янәшәдә бәдрәф бүлмәсе. Ашханә бинасына җылылык та үткәрелгән.

Лагерь мәйданында “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте егетләре өр-яңа киң тротуарлар ясап чыкканнар.

11 июньдә биредә  беренче смена эшли башлады. Сменада 45 бала ял итәргә тиеш булса, аларның саны 50 гә җиткән. Мондагы әйбәт шартлар,  соңгы еллардагы күркәм яңарыш-үзгәрешләр, шул исәптән лагерьга чаклы әйбәт таш юл салыну үзенекен иткән – балаларын ял итәргә бирегә җибәрергә теләүчеләр бик күп икән. Үзебезнекеләр генә түгел, шәһәр балалары да кызыга “Яшь имәннәр”гә килергә. Икенче сменада биредә ял итәргә калада яшәүчеләрдән 15 гариза кергән инде. Билгеле, һәр сменага беренче чиратта район балалары кабул ителә. Буш урыннар калган очракта шәһәрнекеләр дә ял итә алачак.  

Лагерьда балаларның иртәнге ашы вакытында алар янында район башлыгы Александр Никошин һәм ашханәдә ремонт эшләрен башкарган “Арстрой” оешмасы баш инженеры Самвел Мовсесян булып киттеләр.

–Ничек соң, яңа ашханә сезгә ошыймы? Тәмле ашаталармы?–дип сорады Александр Никошин малайлар-кызлардан.

Балалар төрле яктан:

–Монда хәзер бөтенләй бүтәнчә, шундый матур! Бик ошый! Ризыклар да тәмле! Рәхмәт!–диештеләр.

Яңа смена башлану уңаеннан оештырылган тантанага район мәктәпләре директорлары да чакырылган иде. Биредәге ремонт эшләреннән соң территорияне җыештыру, тәртипкә салуда бит авыл мәктәпләре коллективлары һәм балалар иҗат йорты хезмәткәрләре күп хезмәт куйды. Район башлыгы аларга башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Хәзер инде лагерь территориясе ялт иткән. Балалар иминлеген кайгыртып, әйләнә-тирә  талпанга, чебен-черкигә каршы эшкәртелгән.

Тантана музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Балалар рәсем ясау, шашка-шахмат уеннары белән мәш килделәр. Ә Түбән Әлки урта мәктәбенең “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесендә ел да призлы урыннар алучы укучылар командасы велосипедта төрле катлаулы элементлар ясап сокландырды. Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры урынбасары Әлфия Шагалиева районда балаларга ныклы белем бирү, аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү юнәлешендә башкарылган кайбер эшләр хакында сөйләп үтте.

…Җәйге матур көннәрдә балалар табигать кочагында рәхәтләнеп ял итә. Хәер, район башлыгы Александр Никошин әйтүенчә, алга таба “Яшь имәннәр”дә кышкы каникулда да смена оештыру күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев