Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки ватерполчылары бүләкләнде

​​​​​​​Су тубы спорты белән шөгыльләнүче “Актай” командасы  район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Район башлыгы Александр Никошин яшь ватерполчыларга бүләкләрне тапшырганда аларның күптән түгел Әстерхан шәһәрендә узган “Алтын туп” бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясауларын, икенче призлы урын алуларын билгеләп үтте.

Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнында шөгыльләнүче “Актай” командасы инде илкүләм ярышларда катнашып әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. “Алга таба да безне шундый җиңүләрегез белән сөендерегез!”–дип теләкләрен җиткерде Александр Никошин.     

Район башлыгының Мактау грамотасы шулай ук су спортын үстерүгә зур өлеш керткән район спорт мәктәбе тренеры Александр Георгадзега тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X