Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә коронавирустан прививка ясатырга сәләтле халыкның 32 проценты вакциналанган

Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән күпләп чирләүнең өченче дулкыны башланасы хакында белгечләр фаразлаганнар иде инде. Бу фаразлар чынга килде.

 Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә әлеге йогышлы чир янә котыра башлаган. Россиянең 20 ләп төбәгендә ковидтан сакланып өстәмә чикләүләр кертелгән.

Татарстанда әлегә вәзгыять контрольдә. Әмма башкаладагы хәвефле хәлнең безгә дә күчү ихтималы бар.

Бу юлы яман чирне вирусның һинд штаммы китереп чыгара, ди белгечләр. Ул тагын да куркынычрак, авыру бигрәк тә катлаулы уза икән.

Инде ковидның бездән тиз генә китмисе аңлашыла. Чир безгә кагылмасын өчен мөмкин кадәр тизрәк вакцина ясату кирәк. Моны бигрәк тә өлкәннәргә, хроник чирләре булганнарга эшләү зарур.

Белгечләр раславынча, вакцина  ясаткан бер генә кеше дә коронавирус белән чирләмәгән.

Район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлеге авырулар белән тулы. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Роспотребнадзорның районда әйдәүче белгеч-эксперты Алмас Абзалов әйтте. Сырхауларның күбесе авыр хәлдә. Берничә көн буе югары температурасы төшмәгән дүрт кешене бүген үпкәләрен тикшерү өчен  Чистай хастаханәсенә юллаганнар.

Коронавирусның никадәр куркыныч һәм мәкерле чир булуы хакында күп язылды. Аңардан котылуның бердәнбер юлы – вакциналау, ди Алмас Абзалов.

Прививка ясату бездә ирекле. Шул ук вакытта бу үзеңне, якыннарыңны, әйләнә-тирәдәгеләрне яман чирдән саклау өчен бик мөһим чара. Коллектив иммунитет булдырмый торып без ковидтан котыла алмыйбыз.

 

Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина хәбәр итүенчә, районда 3615 кеше коронавирустан прививка ясаткан. Бу вакцина кадатырга сәләтле әлкилеләрнең 32 проценты дигән сүз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев