Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр – Бөтенроссия турниры финалында 

  “Алтын туп” Бөтенроссия су тубы турнирында Татарстанның “Актай” командасы биш уенда дүрт җиңү яулап финалга чыкты.

 
13 яшькә кадәрге үсмерләр арасында әлеге бәйге Әстерхан шәһәрендә уза. Безнекеләр ярышларның беренче көнендә Чиләбе өлкәсе җыелма командасын 8:7 исәбе белән оттылар. Әстерхан өлкәсенең бер ватерполчылар командасын – 16:4, ә икенчесен 8:3 исәбе белән “тар-мар” иттеләр. 
Аннан 8:3 исәбе белән Воронеж өлкәсе командасыннан өстен чыктылар. Бары “Черноморец” уенчыларына 4:5 очко белән оттырып, безнең “Актай” финалга үтте. 
Иртәгә, 27 мартта, “Актай” Татарстан данын яклап Краснодар командасы белән очраша. Ватерполчылар анда беренче урын өчен көрәшәчәк. Командаларда 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар ярыша. 
“Актай”ның баш тренеры Александр Георгадзе команданы җиңүгә рухландыра. Без, әлкилеләр, бөтен Татарстан исеменнән алар өчен ерактан торып булса да җан атабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев