Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр быелгы соңгы ярминкәдә булдылар

Районыбыз вәкилләре көз уртасыннан башлап һәр ике атна саен Казанның Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрүдә катнаштылар.

 
Узган шимбә, 22 декабрьдә  быелгы соңгы ярминкәгә бардылар.
Бәйрәмнәр алды булгангадыр да, ярминкәгә халык күп килгән, сәүдә гаять актив барган. Бигрәк тә каз, үрдәк түшкәләре яхшы киткән. Казның эч-башына, мамыгына да сорау зур булган. Ит-сөт, йомырка да яхшы сатылган.
Ярминкәдә Демидовканың “Сударушка” ансамбле, район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясап, халыкның күңелен күтәргәннәр. Кыш бабай, Кар кызы балаларны бүләкләр белән сөендергәннәр.
Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә иң актив булган Карга, Түбән Кәчи, Үргәгар, Иске Матак авыл җирлекләренә һәм эшмәкәрләр Александр Лычниковка (Иске Матак), Илнар Гариповка (Базарлы Матак), Михаил Абрамовка (Базарлы Матак), Валерий Салеевка (Юхмачы) Рәхмәт хатлары тапшырган. Һәр ярминкәдә катнашып, шәһәр халкына концерт номерлары күрсәткән район мәдәният йорты коллективы да Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев