Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр чаңгыга басты

Узган шимбәдә район үзәгендәге чаңгы базасында быелгы сезонны ачу тантанасы булды.

Республикада беренчеләрдән булып былтыр районыбызда модульле чаңгы базасы эшли башлады. 120 квадрат метрлы модульле бинада чаңгыларны саклау урыны, аларны карп-майлап тору бүлмәсе, җылы киенү-чишенү бүлмәләре, душ, бәдрәф бар. База 100 пар чаңгы һәм кар машинасы белән тәэмин ителгән. Ә бина берьюлы 30-40 кешене сыйдыра.

Инде хәзер чаңгы шуарга яратучыларга берничә чакрым узып “Яшь имәннәр” ягына барасы да түгел. Модульле чаңгы базасын күпләр үз итеп өлгерде. Биредәге яңа трассаны чаңгычылар мактый, тигез урыннар белән бергә аның күтәрелә, төшә торган өлешләре дә бар, бик уңай, җайлы, диләр. Бу трасса кичләрен яктыртыла да. Анда утыртылган агачлар да тиздән үсеп җитәр. Чаңгы сезоны ачылу тантанасына килгән халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде.

–Җанга рәхәтлек, тәнгә сихәт өсти торган чаңгы спорты районда бик популяр. Сезон ачылу бәйрәменә дә әнә күпме халык җыелган. Кышкы матур табигать белән хозурланып рәхәтләнеп чаңгы шуыйк!–диде ул.

Бу көнне әле узышка старт бирү, финишта каршы алулар булмады. Һәркем чаңгы эзләреннән үз иркенә шуды. Бөтен гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде.

Ә алга таба әле ярышлар да оештырылыр. Иң мөһиме, чаңгы юллары буш тормасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев