Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казан ярминкәсендә 2 миллион сумнан артык бәягә товар саттылар

Сентябрь уртасыннан бирле районыбыз Казанның Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрүдә катнаша. Ноябрьнең беренче шимбәсендә – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан булган ярминкәдә әлкилеләрнең сәүдә рәтләрен республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм аның урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та карап уздылар һәм әйбәт бәяләделәр.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләребез Яңа ел бәйрәме җиткәнче атна аралаш Казан халкына үзләренең сый-нигъмәтләрен тәкъдим итеп ярминкәләр оештырачак. Һәр баруда алар калада яшәүчеләрнең ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү өчен тырышалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, шәһәр халкы хәзер күпләп каз түшкәләре һәм эч-башлары, каз мамыгыннан ясалган мендәрләр, мөгезле эре терлек ите кирәксенә икән. Киләсе ярминкәләрдә әнә шул товарларны мулрак алып барырга җыеналар.

Бәйрәмнәр алдыннан үткән ярминкәгә дә безнекеләр ныклап әзерләнгән. Өч дистәдән артык автомашинага 2 миллион 300 мең сумлык азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары төяп барганнар. Ярминкә шундый урын ул – анда теләсә кайсы товарыңа ия табыла. Бу юлы да шулай булган – әлкилеләрнең сәүдә рәтләре тулысынча диярлек бушаган.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең, Демидовка клубы каршында эшләүче “Рябинушка” ансамбленең чыгыш ясавы ярминкәгә аерым бер ямь өстәгән.

Ярминкәдә “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай”, “Яшь көч”, “Салман” җәмгыятьләре төрледән-төрле товарлар белән катнашкан. “Хузангай”ның Әлки җирендә үстерелгән карабодаен, башка ярмаларын халык яратып ала икән. Шулай ук бездә эшләнгән сырны да үз итәргә өлгергәннәр. “Яшь көч”леләр алып барган сөт һәм аннан эшләнгән ризыклар, тутырма, мантый, пилмән кебек ярымфабрикатлар да сәүдә өстәлләреннән тиз арада сатып алучылар биштәрләренә күчә.

Замир Хөснетдинов (Ташбилге), Рамил Садыйков (Карга), Юрий Гаранин (Чуаш Борнае) алып килгән итне, Михаил Абрамовның (Базарлы Матак) балын, Илнар Гариповның (Базарлы Матак) җылы аяк киемнәрен, Руслан Шәвәлиевнең (Түбән Әлки) яңа тотылган балыгын, Гөлсирә Кирамованың (Иске Камка) тавык-каз түшкәләрен дә чират торып алалар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин безнең сәүдә итүчеләр белән аралашып, аларның кәефләре белән кызыксынган.

–Без итен, сөтен, яшелчәсен җитештерәбез. Ә менә аны Казанга китереп сатарга  өйрәнеп кенә киләбез. Ярый әле ярминкәләр оештырып, безгә шундый мөмкинлек тудырдыгыз,–дигән безнекеләр хөкүмәт җитәкчесенә.

Районның байтак фермерлары Агросәнәгать паркындагы ярминкәләрдә даими сату итәләр. Ә кайберләре, ике атнага бер килгән ярминкә белән генә чикләнмичә, бирегә көн аралаш диярлек йөри башлаганнар.

Авыл җирендә зур шәхси ярдәмче хуҗалык тотып, кече фермалар булдырып товар җитештерүчеләрнең күбесе үзмәшгуль булып теркәлеп, законлы нигездә рәхәтләнеп эшчәнлекләрен дәвам иттерәләр. Сүз уңаеннан, үзмәшгуль булып теркәлүнең әллә ни катлаулылыгы да юк. Районда бүген 270 кеше шул юнәлештә эшли.

Казанда үткәрелүче ярминкәләргә килсәк, анда Карга, Иске Камка, Иске Матак авыл җирлекләреннән халык күпкә активрак катнаша. Димәк, әлеге җирлекләр җитәкчеләре халык белән бу юнәлештә тыгыз элемтәдә эшли, кешеләрне оештыра белә.

Калада ярминкәләр үткәрүнең шәһәр халкына гына түгел, безнең өчен дә отышлы булуы бәхәссез. Сәүдә итүчеләргә гаять уңайлы шартлар тудырыла. Бердән, урын өчен түлисе юк. Шулай ук  башкалага бару-кайту чыгымнары (бензин бәясе) да компенсацияләнә.

Киләсе ярминкәләрдә катнашырга теләге булганнар үзләренең авыл җирлекләре башлыкларына яисә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев