Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Татарстан Конституциясе көнен ярминкә, күңел ачу чаралары белән билгеләп үттеләр

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан район үзәгендә күп төрле чаралар узды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Безнең мәктәпләргә әйт кенә

Иртә сәгатьтән Базарлы Матак үзәгендә бәйрәм ярминкәсе башланды.

Элек елларда мондый ярминкәләр уздырганда һәр колхоз һәм совхоз үзендә җитештерелгән товарларны йөк машиналарына төяп килер иде.

Хәзер инде бөртеккә, фуражга сорау алай зур булмаганга, “Кызыл Шәрык-Агро”дан, “Хузангай”дан аларны  берәр йөк машинасы белән китереп саталар. Башлыча алып килгән бөртек сатылып та бетә. Әнә “Иске Матак” отряды бодаен килосын 9 сумнан шәп алдылар. “Хузангай”ның бик чиста арпасы (11 сум) һәм көрпәсе (9 сум) дә әйбәт сатылды.

Йөк машиналарына, тракторларга төялгән төргәкле печән, саламны да сатып алучылар булды.

Район урман хуҗалыгы дәү машинасына 10 кубометрдан артык утын төяп килгән. Бәясе 12 мең сум. “Мин кечкенә трактор арбасындагы утынны 7 меңгә алдым.  Моны сатып алу күпкә отышлы буласы икән”,–ди бер абзый. Шунда ук үк арзан гына бәягә такта ярдырганнан калган кисәк-косак  агачларны да төяп килгәннәр.

Ярминкәнең иң җанлы өлеше исә кинотеатр каршындагы мәйданда гөрләде.

Биредә мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләр мулдан тәкъдим ителде. Безнең мәктәпләр бу яктан остарып җиттеләр. Бакчаларында ни генә үстермиләр. Алай гына да түгел, табигать биргән нигъмәтләрне дә шәп акчага әйләндерәләр. Кыскасы, мәктәптә балалар коммерциянең беренче алымнарына өйрәнеп үсәләр. Әнә Әхмәт мәктәбеннән барысы да бердәй зурлыктагы әллә никадәр кәбестә, күп итеп кишер төяп килгәннәр. Арырак Татар Борнае мәктәбе вәкилләре мунча себеркесе, мәтрүшкә, зверобой тәкъдим итә. Алардагы кайнатмаларга, тавык йомыркасына да ия тиз табылды. Каргалылар да һәр ярминкәдә активлар. Монда инде эре, симез тавык, үрдәк, каз түшкәләрен кызыктырып тезеп куйганнар.

Мәктәпләр китергән товарны халык яратып ала. Аларда бәя дә арзан, товарлары да сыйфатлы, чиста.

 

Төп чаралар – паркта

Үзәк паркны халык ял өчен чын-чынлап үз итә башлады. Монда инде планлаштырылган төзелеш эшләре дә төгәлләнде. Хәзер бәйрәм чаралары да башлыча биредә уза.

Республика Конституциясе көне уңаеннан биредә район сәнгать осталары бик эчтәлекле концерт бирделәр. Бәйрәмне “Әфганнан Чечняга чаклы” ансамбле чыгышлары ачып җибәрде. Аннан җыелган халыкны Татарстанның олуг бәйрәме белән район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

–Без бүген республикабызның Төп законы кабул ителүнең 27 еллыгын бәйрәм итәбез. Бу вакыт эчендә Татарстан гаҗәеп зур үзгәреш-яңарышлар кичерде. Башкалабыз Казанда, районыбызда нинди колачлы төзелешләр алып барыла. Республикада эшләп килүче күп төрле программалар халык ихтыяҗын, мәнфәгатьләрен кайгыртып тормышка ашырыла. Мин ихластан сезне шушы зур бәйрәм – без горурланып яшәгән республикабызның Конституциясе көне белән котлыйм. Һәркайсыгызга сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим. Һәр көнебез шатлык, канәгатьлек китерсен!–диде район башлыгы.

Александр Никошин күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаковны, янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча районара бүлекчә начальнигы Радис Инсаповны Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Әлеге чара музыкаль чыгышлар белән үрелеп дәвам итте.

 

Яшь әлкилеләргә  паспортлар тапшырылды

Күптән түгел 14 яшьләре тулган малайлар-кызлар өчен Татарстан Конституциясе көне аеруча истәлекле булды. Паркта узган бәйрәм тантанасында алар Россия гражданы паспортлары алдылар.

Төп документны яшь әлкилеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин тапшырды. Алар үсмерләрне тормышларындагы бу әһәмиятле вакыйга белән котлап, илебезнең чын гражданнары  булып үсүләрен теләделәр.

Үзәк паркта бәйрәм чаралары әле озак дәвам итте. Әкият геройлары булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырдылар. Төрле тәм-томнар, уенчыклар белән сату итүче сәүдә нокталары эшләп торды.

Районның барлык авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрендә республиканың Төп законына багышланган бәйрәм чаралары узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев