Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлкине беренче килүдә үз иттем”,–ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров

27 октябрьдә, якшәмбе көнне районда Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров булып китте. Депутат белән эшлекле очрашулар узды. Аңа районда яңа сафка баскан төрле объектларны күрсәттеләр. Кунакны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.

Ирек Зиннуров су полосы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья, Европа чемпионатларында җиңүләр яулаган командада чыгыш ясаган спортчы. Ул Россиянең спорт мастеры.

2016 елның августында районда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында йөзү бассейны ачылганда Ирек Зиннуров та шәрәфле кунак буларак катнашкан иде. Менә шул көннән ул безнең район белән тыгыз элемтәдә яши.

Базарлы Матакта  республика районнарында тиңе булмаган, 35 метр киңлектә, 25 метр озынлыкта бассейн ачылгач, анда балалар белән шөгыльләнергә тренер кирәк иде. Ирек Хәйдәрович тәҗрибәле остаз табуда районыбызга ярдәм итәргә ышандырды. Һәм ул сүзендә торды. Күп тә үтмәстән безгә Грузиядән су полосы белән гомер буе шөгыльләнгән тәҗрибәле белгеч килде.  Һәм менә өч ел инде  тренер Александр Георгадзе балаларны шушы мавыктыргыч су спортына өйрәтә. Ә яшь спортчыларыбызга махсус киемнәр, җиһазлар сатып алуда һәрдаим Ирек Зиннуров ярдәм итә. Гомумән, ул безнең ватерполчы егет-кызларыбызның уңышлары, алар чыгыш ясаган ярышлар белән  гел кызыксынып, күзәтеп тора.

Федераль депутат  район хакимияте бинасында оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, участок сайлау комиссияләре рәисләре белән очрашты. Район башлыгы Александр Никошин Ирек Зиннуровка безнең белән даими элемтәдә булуы, ярдәм итеп торуы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

Ирек Хәйдәрович очрашуда катнашучыларны Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары эше белән таныштырды.

–Безнең һәр депутатның Татарстан Республикасы мәнфәгатьләреннән чыгып эшли торган үз юнәлеше бар. Без башка төбәкләр депутатларына караганда күбрәк, активрак эшлибез. Республикада алып барыла торган күп кенә төзелешләр башлыча депутатлар катнашында  төрле программаларга кертеп финанслана. Безнең эшебез федераль бюджеттан Татарстанга күпме акча алу белән дә бәяләнә,–ди депутат.

–Әле яңа гына сайланып эшли башлаган идек кебек. Инде өч ел ярым узып та киткән. Шөкер, сайлаучылар каршында безнең намусыбыз чиста. Сайлаулар алдыннан биргән вәгъдәләрнең күбесе тормышка ашырылды. Хәтта безгә башка төбәк депутатлары: “Татарстанда болай да тормыш яхшы, ә сез һаман республиканы төрле программаларда катнаштырырга тырышасыз”, диләр. Әйе, республикабыз даими алга, югарылыкка омтылып яшәргә тиеш,–дип ассызыклый Ирек Зиннуров.

Районда спортны үстерүгә күп көч куйганы өчен депутат Зиннуров Александр Никошинга үзе имзалаган Рәхмәт хаты тапшырды.

Сентябрьдә булган Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау хакында сүз кузгалгач, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов сайлау кампаниясенең зур әзерлек белән үтүе хакында сөйләделәр. Халык тавыш бирүдә бик актив катнашты, сайлау тыныч, имин узды.

Депутат белән очрашуда Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов үзенең үтенечен дә җиткерде:

–Юхмачыда урта гомумбелем мәктәбенең спорт залы әйбәтләп ремонтланган иде. Әмма зал спорт җиһазларына бик ярлы, булганнары да иске. Яңа тренажерлар алуда булыша алмассызмы?–диде.

Ирек Зиннуров әлеге мәсьәләдә ярдәм итәргә ышандырды.

Депутат “Ләйсән” йөзү бассейнында да буллды. Биредә малайларның ватерпол командасы тренировка үтә иде. Ә кызлар командасы тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендә  Түбән Новгород өлкәсенә ярышларга киткән.

Ирек Хәйдәрович балаларга мөрәҗәгать итеп:

Сез сәламәтлек өчен бик тә әһәмиятле булган су спортын сайлагансыз. Ниндидер төр спорт белән гомер буе шөгыльләнмәскә дә мөмкин, ә менә йөзә белү сезгә һәрчак кирәк булачак. Мин сезгә иң элек саулык телим. Шулай ук спортта җиңүләрегез дә булып торсын,–ди Олимпия уеннары призеры.

Балалар данлыклы спортчы Ирек абыйлары белән истәлеккә фотога да төштеләр.

Аннан соң депутат балалар иҗат йортында яшьармиячеләр һәм укучылар белән очрашты.

–Сезнең янга килгәнче без Александр Никошин белән район үзәгендәге спорт залларын, мәйданчыкларын карап чыктык. Теләсә кайсы шәһәр яшьләре көнләшерлек спорт объектларыгыз бар икән. Аларның һәркайсында яшьләр бик теләп шөгыльләнә, диделәр. Заманында без турникларны үз кулларыбыз белән ясый идек. Чөнки спорт җиһазлары юк иде. Бу яктан сез бәхетлеләр, мөмкинлекләрегез бик зур. Һәркемгә чемпион булырга димәгән. Әмма спорт белән шөгыльләнергә кирәк, бу сезгә ихтыяр көче тәрбияләргә, ныклы үзәк (стержень) булдырырга ярдәм итәр,–дип мөрәҗәгать итте укучыларга Ирек Зиннуров.

Аннан соң ул үзенең ничек спортка кереп китүен дә искә төшереп алды. Булачак спортчы Татарстаннан еракта, Якутск шәһәрендә туган.

–Мине әти-әнием беренче тапкыр бассейнга алып килгәч, бу спорт бик үк ошап та җитмәгән иде. Балачак бит, иртәнге 6 дан салкын сулы бассейнга чумып күнегүләр үтәсе килмәде башта. Мәктәпкә кадәр бераз йокларга да булыр иде, дим үземә. Тора-бара су спорты мавыктырып, үзенә бөтереп алды. Ныклап алынып, алга максат куеп шөгыльләнә башладым. Нәтиҗәдә дөньякүләм ярышлар җиңүчесе булуга ирештем. Үз-үзеңне җиңә алу, алга максат куеп шуңа омтылу бик мөһим. Шул чакта сине уңышлар, җиңүләр көтә,–ди ул.

Әлеге очрашуда Базарлы Матак мәктәбе укучылары үзидарәсе президенты (президент школьного ученического самоуправления) Эвелина Гайсина чыгышы да зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев