Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең ватерполчылар командасы – Россиядә икенче

  Әстерхан шәһәрендә узган “Алтын туп” Бөтенроссия су тубы турнирында Татарстан исеменнән чыгыш ясаган “Актай” 12 команда арасында икенче урынны яулады.

 

Турнирда 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар ярышты. Безнекеләр Чиләбе өлкәсе җыелма командасын 8:7, Әстерхан өлкәсенең бер командасын – 16:4, ә икенчесен 8:3 исәбе белән “тар-мар” иттеләр. Аннан 8:3 исәбе белән Воронеж өлкәсе командасыннан өстен чыктылар. Бары “Черноморец” уенчыларына 4:5 очко белән оттырып финалга үттеләр.

Беренче урын өчен финал бәйгесендә “Актай” Краснодар крае җыелма командасы белән очрашты. Ярышның төп вакытында исәп 4:4 белән төгәлләнә. Аннан, футбол теле белән әйтсәк, пенальти билгеләнә. Һәр командадан бишәр спортчы биш метр арадан тупны көндәшләре капкасына бәрә. Монда инде капкачының осталыгы да зур роль уйный. Нәтиҗәдә Краснодар командасы бары бер очко өстенлек белән  җиңүгә ирешә. Александр Георгадзе командасы икенче урынны яулый. Бу – районыбызның яшь ватерполчыларының зур җиңүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев