Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мансур Ганиев: "Тугыз тәүлек ИВЛ аппараты ярдәмендә генә сулыш алып тордым"

Тынгысыз тарихчы, районыбызның шәрәфле гражданины Мансур Ганиев газетабызның күптәнге дусты, актив хәбәрчебез.

 Абдул Салман авылында туып үскән Мансур ага хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә
яши. Туган ягы белән элемтәләрен һич өзми ул, киресенчә, һәрвакыт ны-
гытып яши. Үзе төзегән шәҗәрәләр белән авылына кайтып, бик күп
кешеләргә нәселләре, туганнары хакында тулы мәгълүмат биргән иде якташыбыз. Аның “Абдул Салман морзалары” исемле китабы да басылып
чыкты.

Нишләптер дустыбыз Мансур ага шактый вакыт редакциягә шалтыратмый торды. Ә күптән түгел аның белән хәбәрләшә алдык – үзе элемтәгә чыкты.
Аның белән сөйләшкәндә тавышында ниндидер үзгәреш сизелде. Сәбәбен үзе аңлатты – үлем тырнагыннан котылып калган икән бит. Авырган, үпкәләре нык зарарланган, пневмониядән озак дәваланган. Соңрак үзенең
ниләр кичергәнен язып электрон почтабызга хат та җибәрде ул. Менә аның кыска гына хикәясе:
“Афәт булып килгән короновирус авыруы,күпме генә саклану чаралары куллансам да, мине читләтеп үтмәде. Чир эләккәч тә дәваханәгә барыр-
га ашыкмадым, чөнки тән температурам зур булмады. Шулай итеп 13 көн вакыт узды. Бу минем зур хатам булды. Хәлем авырайгач кына госпитальгә
кердем. Сигез тәүлек кислород аппаратында булдым, тугыз тәүлек үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты ярдәмендә генә сулыш ала алып тордым. Госпитальдән чыгуыма инде икенче ай узса да, терелеп бетү өчен күп ва-
кыт һәм тырышлык кирәк. Нәтиҗәдә шуны әйтәсем килә: авыру бик тиз, көтмәгәндә башлана, ә дәваланулары катлаулы, озак. Әле нәтиҗәсе ничек була?
Сүзем прививка ясату турында. Вакцина уйлап табу озакка сузылса да, куллану соңрак башланса да, уң булсын. Әлегә бу чирне йоктырмаган кешеләргә прививка ясату бик мөһим дип әйтер идем. Зыяны бар дигән уйдырмаларга, имеш-мимешләргә ышану кирәкмәс.
Табиблар киңәшен тотып, әлбәттә, башта тикшерелеп, прививка ясатырга кирәк. Авырып терелгәннәргә дә, тиешле вакыты узгач, организмда
антитәнчекләр бетүгә прививка ясату кирәк дип саныйм. Якташларым, бу мәсьәләгә бик җитди карагыз. Исәнлек бар нәрсәдән дә кадерле, кирәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев