Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Кәримовка әби-бабасы нигезенә – Иске Әнҗерәгә кайтып төпләнә

Марат Кәримов тумышы белән башкалабыз Казаннан. Ул югары белем алгач туп-туры әби-бабасы нигезенә – Иске Әнҗерәгә кайтып төпләнә. Башта “Кызыл Байрак” аннан “Мир” совхозларында баш ветеринар табиб булып эшли.

Соңгы 14 елда ул Юхмачы сөтчелек комплексын җитәкләде. Әлеге коллектив “Кызыл Шәрык-Агро”да иң уңышлы эшләүчеләрдән саналып килде. Марат Кәримов зур җыелышларда, район Сабантуйларында бүләкләргә ия булды. Ул күп еллар дәвамында район советы депутаты булып тора. Яңарак кына аның оештыру осталыгын, тәҗрибәсен искә алып “КШ-Агро” генераль директорының Кама аръягы зонасы буенча урынбасары итеп билгеләделәр.

Юхмачы сөтчелек комплексын хәзер элек шунда баш белгеч булып хезмәт куйган Чуаш Кичүе егете Айрат Хәмәтҗанов җитәкли.

Марат Кәримовның улы Нияз да әтисе юлыннан киткән. Ул хәзер Казан ветеринария институтында читтән торып белем ала һәм Юхмачы комплексында хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев