Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марс Нотфуллин атказанган укытучы булды

Аңа бу исемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара укытучылар көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә тапшырды.

 

Марс Нотфуллин Югары Әлморза төп мәктәбенең технология укытучысы. Зур булмаган әлеге уку йорты укучылары күп еллар дәвамында уйлап табучылар бәйгеләрендә Әлки районын танытып олы җиңүләр яулыйлар. Әйтик, 2018 елда Марс Нуруллович шәкертләре республика дәрәҗәсендәге сигез призлы урынга ия булдылар. 2020 елда аның укучылары “XXI гасырның яшь техниклары” Бөтенроссия укучылар фәнни-техник иҗаты конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Былтыр Марс Нотфуллинның “Яшь техник” түгәрәгенә йөрүчеләр “XXI гасыр кулибиннары” республика бәйгесендә өч беренче урынны алдылар.

Балаларны эш кораллары, электр җиһазлары белән эш итә белү, иҗади фикерләү тудырган технология укытучысы Марс Нотфуллинны дәрәҗәле исем алуы белән ихластан котлыйбыз, аңа алга таба да яшь буынны иҗади хезмәткә тәрбияләүдә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев