Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы өлкәннәре Казанда сәяхәт иткән

Якташларыбыз, волонтерлар Гөлнара Рәхимҗанова һәм Илдар Сибгатуллин Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләрне Казанда сәяхәт иттергәннәр. Бүген пенсионерларның күбесенең сәяхәткә, экскурсиягә йөрергә мөмкинлеге юк. Ә сәяхәткә чыгу өлкәннәрнең саулыгы һәм психикасы өчен бик файдалы. Якташларыбыз автобуста әбиләргә һәм бабайларга Казанны күрсәтеп йөргәннәр. Мәрҗәни мәчетендә, чиркәүдә булганнар, башкалабызның күп тарихи урыннары...

Якташларыбыз, волонтерлар Гөлнара Рәхимҗанова һәм Илдар Сибгатуллин Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләрне Казанда сәяхәт иттергәннәр.

Бүген пенсионерларның күбесенең сәяхәткә, экскурсиягә йөрергә мөмкинлеге юк. Ә сәяхәткә чыгу өлкәннәрнең саулыгы һәм психикасы өчен бик файдалы. Якташларыбыз автобуста әбиләргә һәм бабайларга Казанны күрсәтеп йөргәннәр. Мәрҗәни мәчетендә, чиркәүдә булганнар, башкалабызның күп тарихи урыннары белән танышканнар. Экскурсоводлар аларга Казанның ничек төзелүе турында сөйләгәннәр, тагын бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткергәннәр. Сәяхәттән соң волонтерлар өлкәннәрне кафега чакырып, тәмле аш-су белән сыйлаганнар. Әби-бабайлар бу сәяхәттән зур күңел күтәренкелеге белән кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев