Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

МХОда булган хәрбигә бурычларны бетерүгә гаризаны ничек бирергә

Әлки районының суд приставлары бүлегендә әлеге мөмкинлектән ничек файдаланып булуы турында сөйләделәр.


2024 елның 1 декабрендә 391 нче федераль канун гамәлгә керде. Аңа ярашлы рәвештә, 2024 елның 1 декабреннән соң махсус хәрби операциядә катнашуга килешү төзегән сугышчыларның һәм аларның хатыннарының гомуми күләме 10 миллион сумнан артмаган бурычлары бетерелә ала. Моннан тыш, 2024 елның 1 декабренә кадәр түбәндәге вакыйгаларның берсе генә булса да күзәтелергә тиеш:
–    әлеге йөкләмә буенча бурычны түләттерү турында мәхкәмә акты гамәлгә кергән;
–    кредит оешмасына башкарма документ бирелгән;
–    мондый финанс компаниясенең гаризасы буенча хөкем карарын үтәтү эше башланган. 

Әлки районы суд приставларының өлкән мәхкәмә приставы-бүлек җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Алла Софронова әлеге мөмкинлектән ничек файдаланып булуы турында сөйләде. 

Моның өчен бурычлы кеше хөкем карарын үтәтү эше башланган мәхкәмә приставлары хезмәтенә яисә бу хезмәтнең идарә аппаратына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моны дистанцион юл белән дә эшләргә була. 
Шулай ук әлеге сорау белән мәхкәмә приставының мәҗбүри үтәттерү хезмәтенең кизү торучы хезмәткәренә дә мөрәҗәгать итәргә була. Моның өчен кулда хөкем карарын үтәтү эшен туктату турындагы гариза, 1 ел яисә аннан да озаграк хәрби хезмәт үтәүгә төзелгән килешү күчермәсе яисә РФ Саклану министрлыгының билгеле бер хезмәтеннән килешү төзелү турында белешмә, паспорт күчермәсе, шулай ук мөнәсәбәтләр теркәлү турында документ булырга тиеш. 
Шуңа карамастан әлеге канун бар бурычларга да (алимент буенча бурычларны ябу, гаиләне тукландыручы үлемен дә кертеп, кеше тормышына яисә сәламәтлегенә зыян салу, ришвәтчелеккә бәйле канун бозу сәбәпле килеп туган милек төрендәге таләп) кагылмый. 
Мәхкәмә приставлары хезмәтенең район бүлегенә мондый гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр булдымы?

–    Бүгенге көндә безнең район бүлегенә мондый мөрәҗәгатьләр кермәде, әмма без илебезне якларга китүчеләрне әлеге мөмкинлектән файдаланырга чакырабыз. Тулаем алганда, республика буенча 20 меңгә якын хөкем карарын үтәтү эше мәҗбүри башкаруда.  Монда 3721 бурычлы һәм 7,5 миллиард сум акча турында сүз бара. Алар шартлы рәвештә әлеге канун йогынтысына эләгә. 1 декабрьдән 23 хөкем карарын үтәтү эшен туктату турында карар кабул ителгән инде.  Нәтиҗәдә, 1,8 миллион сумлык бурыч бетерелгән. Ул 10 бурычлыга кредит түләүләре буенча бурычларын ябарга мөмкинлек биргән, – ди Алла Софронова. 

Сугышчы хәрби бәрелешләр барган урында булган очракта, бурычларны бетерүгә гаризаны ничек бирергә?

Моның берничә ысулы бар:
1.    Татарстан Республикасы территориясендәге килешү буенча хәрби хезмәткә алу пунктларында вазифаи затлар кизү тора. Анда килешү төзүчеләргә хөкем карарын үтәтү эше буенча аларның хокуклары аңлатыла. Биредә әлеге эшне туктату  һәм бөтенләй гамәлдән чыгару буенча гариза язарга мөмкин. Кабул ителгән гаризалар икенче көннән дә соңга калмыйча тикшерелә һәм, хөкем карарын үтәтү эше буенча тиешле чаралар кабул итү өчен, вазифаи затка юллана. 
2.    Гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәт бердәм порталының шәхси кабинеты аша җибәрергә мөмкин. Бу очракта тиешле документларның фото-күчермәләрен юллау сорала. 
3.    МХОда катнашучының кызыксынулары буенча аның якын туганнары яшәгән урыннарындагы мәхкәмә приставлары хезмәте бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Алар да тиешле документларны тапшырырга тиеш, махсус ышанычнамә соралмый. 
4.    Эш сәгатьләрендә телефон хезмәтләренең телефон номерлары гамәлдә була. Төп идарәнең кизү бүлегенә шалтыратып, булган сорауларга тиз арада җавап табарга мөмкин. Шалтырату эш вакытында булмаган икән, ул теркәлеп, икенче көнне үк тикшерү өчен тапшырылачак. 

Алла Софронова хөкем карары үтәтү эшен туктату турындагы гаризаларның бер тәүлек эчендә кабул ителүен дә әйтте. Бары тик кирәкле бар документларның булуы гына сорала. Әгәр дә документларның берәрсе җитешмәсә, мәхкәмә приставы-башкаручысы аларны вәкаләтле хезмәтләрдән соратып алачак. 

Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә МХОда катнашучыга карата хөкем карарын үтәтү эше аның РФ Кораллы Көчләре составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу чорында һәм әлеге хактагы килешү төгәлләнгәннән соң 180 көн дәвамында туктатылып тора. Идарәчелек хезмәткәрләре, мәгълүматларны тиз арада җиткерү һәм МХОда катнашучыларга карата хөкем карарын мәҗбүри үтәтү буенча чаралар кулланып, күңелсез нәтиҗәләрне кисәтү өчен, кызыксынучы яклар белән очрашып тора. 
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: Әлки районының суд приставлары бүлеге Базарлы Матак авылы, Ленин урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан. Индексы: 422870. Вазифаи затлар кешеләрне алдан язылу буенча сишәмбе көннәрендә 9.00 дән 13.00гә кадәр һәм пәнҗешәмбе 13.00 дән 18.00 гә кадәр кабул итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев