Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен Әлки районында ташу булмады, кар катламы калын иде бит?

Көзеннән җирләр дә туңып калды. Ә язгы гөрләвекләрне, елгалар ярларына тулып акканны күзәтә алмадык.

Быел язгы ташу булмады, дип гаҗәпләнә халык. Кар катламы калын иде бит. Көзеннән җирләр дә туңып калды. Ә язгы гөрләвекләрне, елгалар ярларына тулып акканны күзәтә алмадык.

Район гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина бу җәһәттән болай ди:

–Бу язда районда җиде торак пунктны су басу куркынычы бар иде. Сөенечкә, һава торышы безнең өчен уңай килде. Көндез кояшлы, җылы, ә төннәрен салкын булды. Шуңа, кар күп булса да, дәррәү эремәде, ә эрегән кадәре җиргә сеңеп барды. Елгаларда бозлар тыгылу   күзәтелмәде, су да акрынлап кына күтәрелде, аның биеклеге  критик күрсәткечкә җитмәде. Дөрес, чокырларда, урманнарда кар әле бар, киләсе атнада яңгырлар да фаразлана, шулай да торак пунктларны су басу булмас дип ышанып әйтергә була.

Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров та быелгы язның табигатенә бераз гаҗәпләнеп сөйли:

–Безнең Иске Камка авылында мин үземне белгәннән бирле Кече Чирмешән сулары ташып, Тегермән урамы утрау булып бүленеп кала иде. Былтыр кар аз булса да, ташу суы үзәнгә җәелде, берничә көн халыкка көймә белән азык- төлек китерүдә ярдәм иттек. Быел урамга юл өзелмәде. Кече Чирмешәндә ел да су 6 метрга күтәрелсә, быел ул күп дигәндә 3,5 метрга артты. Хәзер елгада су көннән-көн кими. Кар сулары җиргә сеңеп, дым запасы туплангандыр инде,–ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X