Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрьнең өченче якшәмбесе – юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне

13-19 ноябрьдә Әлки районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәреләчәк.

Бар җәмәгатьчелекне юл һәлакәте куркынычсызлыгы проблемаларына юнәлтү, юл һәлакәтләре сәбәпле, үлем һәм имгәнү очракларын киметү, юлда канун бозуларга юл куймау, шулай ук юл һәлакәте корбаннарын искә алу, аларның гаиләләренең кайгысын уртаклашу максатыннан, Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннары көненә багышлап, 13-19 ноябрьдә Әлки районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәреләчәк. Әлеге чаралар кысасында профилактик акцияләр оештырылачак, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашачак, белем бирү оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары үткәрәчәк. 
Әлеге чараларда передприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, уку йорты студентлары, мәктәп, балалар- яшьләр автомәктәпләре укучылары, хәрәкәтнең яшь инспекторлары, дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бюджет оешмасы хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре, медиавәкилләр катнашачак.  
Олег Анжаков, ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев