Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр көне уңаеннан “Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясендә турыдан-туры элемтә оештырылды

Бу турыда газета аша халыкка алдан ук мәгълүмат җиткерелгән иде.

 
Турыдан-туры элемтәдә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Гнеденкова, Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов катнаштылар.Телефон аша шалтыратып сорау юллау, мөрәҗәгатьләр җиткерүчеләр чагыштырмача аз булды. Бу аңлашыла да: авылларда төрле мәсьәләләр буенча җыелышлар даими узып тора. Ә елга бер тапкыр халыкка хезмәт күрсәтүче барлык хезмәт вәкилләре катнашында һәр авылда диярлек җыеннар уза. Үзен борчыган сорауларга күпләр шул очрашулар барышында җаваплар алалар.

Редакциягә беренчеләрдән булып Базарлы Матакта яшәүче диңгез флоты ветераны Фаик абый Бәдретдинов шалтыратты. Аның сораулары авыл җирлеге башкарма комитетына юлланган иде. 

Сорау: “Мин район үзәгенең Пролетар урамында яшим. Өемә Садовая тыкрыгы аша кереп йөрергә кирәк. Кыш айларында тыкрык кардан сирәк чистартыла. Хәтта  минем өйгә чаклы ике тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы керә алмады. Тагын кыш җитә, куркып торам: карны чистартучылар булырмы?”
Икенче сорау: “1 октябрь – Өлкәннәр көне. Аны мәрхәмәтлек, хөрмәт һәм игелек көне дип тә атыйлар. Бүген 3 октябрь, ә мине котларга беркем килмәде әле. Мин бит хөкүмәт бүләкләренә ия булган кеше. Нигә өлкән буыннар исемлегендә юк икән мин?”
Бу сорауларга Фаяз Фәттахов җавап бирде:
“Кыш айларында бураннардан соң без барлык техника белән Базарлы Матак урамнарын кардан чистарта башлыйбыз. Дөрес, башта үзәк урамнар, кешеләр, автомобильләр күп йөри торганнары кар көртеннән арындырыла. Аннан читтәге  урам-тыкрыкларга чират җитә. Фаик абый, быел кыш сез йөри торган урам-тыкрыклар да, башкалары кебек үк, даими чистартылыр. Безнең бу эшләрне башкарырга техникабыз җитәрлек.
Икенче соравыгыз буенча шуны әйтәсе килә: сез өлкәннәр исемлегендә бар. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты 608 өлкән кешегә азык-төлек җыелмасы белән бүләк хәзерләде. Һәр көнне йөзәр йортта булып, шуны өләшәбез. Якын арада сезне дә бәйрәм белән котлап, шундый җыелма-пакет тапшырырбыз”.
Мария Платонова: “Быел Өлкәннәр көне уңаеннан районда яшәүче күпчелек абый-бабайга, апа-әбигә бәйрәм күчтәнәчләре белән пакетлар тапшыралар. Кайбер авыл җирлекләре исә ветераннарны бәйрәм өстәлләре артына чакырып, җылы котлаулары белән сөендерделәр. Билгеле, халык күп булгач, бүләк пакетлар бик бай була алмады. Әмма социаль челтәрләрдә ветераннарыбыз “Безнең өчен иң мөһиме – игътибар, җылы сүз, аралашу”, – дип язалар.  Бер ветеран да безнең игътибардан читтә калмас.

Сорау:  “Мин Юхмачы авылыннан шалтыратам. Соравым район Пенсия фонды вәкиленә. Мин берничә көн элек Пенсия фондына сорау белән мөрәҗәгать иткән идем. Миннән андагы белгечләр “код сүзен” атарга куштылар. Ул код сүзен ничек булдырырга. Шул турыда аңлата алмассызмы икән?
Җавап. Рәис Галләмов: Пенсия фондыннан безнең офиска килмичә, сез үзегезне борчыган сорауларга телефон номерына шалтыратып җавап ала аласыз. Мәгълүмат алу өчен, клиент телефонның код сүзен атарга тиеш. Код сүзе хәрефләр яки саннар, сүз яки сүзтезмәләрдән торган теләсә нинди комбинация булырга мөмкин. Бу яшерен кодны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яки Пенсия фондының теләсә нинди клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, онлайн рәвештә билгеләргә мөмкин. Бу мәсьәләдә сорауларыгыз булса, 88006000000 телефоны аша белешмә алырга була.
Сорау. ”Әхмәт авылыннан Гөлнур апагыз Хәйбуллина иде бу. Безне, өлкәннәрне, Базарлы Матак хастаханәсенә махсус машина белән алып килеп, диспансеризация үткәрделәр. Бик уңай булды. Бу эшне оештыручыларга рәхмәтләр яусын. Соравым шул иде: табиб ка бул итсен өчен, хәзер аңа терминал аша язылырга кирәк диләр. Ул электрон машина белән без белеп эш итә алырбызмы? Әллә үзең белән берәр ярдәмче алып барыргамы икән?
Җавап. Светлана Одушкина: “Табибларга электрон рәвештә дә, хастаханәдәге терминаллар аша да чират алырга мөмкин. Бу табиб бүлмәләре алдында зур чиратлар хасил булмасын өчен эшләнә. Электрон чират нигезендә билгеләнгән сәгатькә генә безгә килергә була. Ә терминал янында һәрчак кизү торучы белгечләр бар. Алар сезгә терминал белән эш итүдә ярдәм күрсәтәләр”.

Сорау. ”Юл өчен субсидия нинди очракта түләнә?” (электрон юл белән килгән мөрәҗәгать).
Җавап. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Гнединкова: “Татарстан Республикасының 20.12.2018 елда (№107-3РТ) кабул ителгән кануны нигезендә гаиләнең (гражданинның) милек белән тәэмин ителешен исәпкә алганда  түбәндәге пунктларга нигезләнелә: гаилә (гражданин) уңышлы ителгән дип санала яисә юлда йөрү субсидиясе бирелми:
а) гаиләдә бер кешегә торак мәйданы 40 кв.м.дан  артык яисә үзе генә яшәсә  80 кв.метрдан артык булганда.
б) ике яисә күбрәк торагы булганнарга (гаиләдә бер кешегә торак мәйданы 23 кв.м. дан артык, гражданин үзе генә яшәсә яисә 40 кв.метрдан артык булса)
в) берничә җир кишәрлеге булганда (гаилә әгъзасына бүлгәндә җир мәйданы 0,2 гектардан артмаса);
г) автомобиль, автобус, үзйөрешле машинасы булганнарга (җиңел машина саналмый); 
д) берничә җиңел автомобиле булганнарга.
Шулай ук юл субсидиясен рәсмиләштергәндә, гражда-нинның кереме карала.

Сорау. ”Шифаханәләргә юллама ташламалы шартларда кемнәргә бирелә?” (электрон юл белән кергән сорау).
Җавап. Надежда Гнеденкова: “Пенсионерларга шифаханә-курортларда дәвалану юлламалары юл субсидиясе кебек аларның керемнәренә карап, бирелә. Пенсионер үзенең керемнәре хакында белешмә китерә (әгәр 3 айда эшләгән булса), табибтан юллама алу өчен белешмәсен бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев