Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: урып җыюда алдынгы кыр батырларын район башлыгы бүләкләде

Бүген иртәнге сәгать дүрттә район башлыгы Александр Никошин урып җыюда алдынгы комбайнчыларга эш урыннарына, ягъни кырларга барып үзенең Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды. 

 
Район башлыгы бүләкләренә “ВостокЗернопродукт” җэмгыятенең Көнчыгыш Әлки филиалы комбайнчысы Рәдиф Ганиев, Көнбатыш Әлки филиалыннан Делюс Латыйпов, “Хузангай” җәмгыятеннән Владимир Николаев, “Яшь көч” җәмгыятеннән Ришат Әсәтов лаек булдылар. Механизаторларга бүләкләр тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, урыннардагы җитәкчеләр катнашты.
Александр Никошин комбайнчыларга намуслы фидакарь хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде, һава торышы аяз булып, зур хезмәт куеп үстергән игеннәрне тиз арада югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышып эшләргә чакырды. Ул урып җыю барышында комбайнчыларның хезмәте алга таба да шулай бәяләнәчәк дип ышандырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев