Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рәшит Билалов: “Китапка беркайчан акча кызганмыйм”

Район газетасы редакциясе аша халык яратып укый торган китаплар сатыла. Ул “Казан утлары” нәшрияты тарафыннан хәзерләнгән, бик тә уңайлы күләмдә – кесә китаплары кадәрле.


Безнең ул китапларны даими сатып алып укучыларыбыз да бар. Шундый әдәбият сөюче шәхесләрнең берсе – район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов. 

Ул бездән йөздән артык китап, журнал сатып алды инде. Билгеле, даими рәвештә китап сатып алучыбыздан соңгы сугылуында әз-мәз сораштырып та калдык.

– Бервакыт: “Китапка беркайчан акча кызганмыйм”,– дип әйткән идегез. Полиграфия китаплары бик кыйммәтләнә бара. Сез әле дә, китап дигәндә, акчага  юмартмы?

–    Чынлап та, студент елларыннан ук, соңгы тиенемә булса да, үземә кирәкле китапларны сатып алам. Улларым, матур  әдәбият белән кызыксынганымны күздә тотып, миңа электрон  китап та бүләк иткәннәр иде. Анысын да укыдым. Әмма, кәгазь китап уку җаныма рәхәтлек бирә.

–    Кат-кат укыган китапларыгыз бармы?

– Туфан Миңнуллин китапларын кулыма еш алам мин. Ул шәхесне күз алдыма китерә-китерә укыйм.

–    Ә башка темадагы нинди китаплар күңелегезгә якынрак?

–    Тарихи, документаль әсәрләр бик ошый. Бу бит чынбарлык, дип сеңдереп укыйм. Монысы гомере буе Түбән Әлки мәктәбендә балаларга белем биргән әниемнән күчкән булса кирәк. Хәзер дини китапларга да ешрак тартыла барам. 

–    Рәшит Әбрарович, элек китап иң кадерле урында тора иде. Замана үзгәрде, китап киштәләренә күпләрдә өйдә урын да калмады...

– Гомерем буе җыйган китапларга безнең өйдә аерым бер бүлмә бар. Шул китапханәдә бик күп кенә язучы-шагыйрьләрнең үз китапларына имзаларын төшереп бүләк ителгәннәре дә байтак.

–    Сездәй укучылар булганда, кәгазь китапларга сорау булачак әле.

–    Билгеле, электрон матбугат белән басма ярыша алмый. Полиграфия аша үткән китап, журнал, газета кыйммәтле продукция булып калачак. Виртуаль әдәбиятны үз итүгә исә безнең чор кешеләренә күп вакыт кирәк әле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев