Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ремтехсервис»тагы 22 еллык «Нью Холланд»лар буген дә уракта ваттырып эшлиләр

2000 нче елда районга сары төстә, Германия дә җитештерелгән беренче чит ил комбайннары кайтты. Бу ул вакыттагы  “Дон” нар белән чагыштырганда җир белән күк аермасы сыман техника иде.

  Хәтеремдә, кабинасында кондиционерга кадәр бар,  икән дип ул комбайннар турында тел шартлатып сөйләгәннәр иде.

  Шөкер ышанычлы техникага бик оста механизаторлар беркетелгән булган. Биш комбайнның дүртесендә беренче утырган комбайнчылар бүген дә уракта эшли.

   Түбән Әлкидәге “Ремтехсервис” предприятиесе транспорт хезмәте күрсәтүче коллектив. Урак өстендә алар игеннәрне урып-җыю эшендә килешүләр нигезендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәмгә киләләр. Шулай ук предприятие йөк ташу хезмәте күрсәтә. Басуларга извест кертү кебек мөһим хезмәтләрне дә алар башкара. Өч дистә кешесе булган бу коллектив районда тотрыклы гына күпьеллардан бирле эшли. Билгеле предприятиеның уңышлы эшләвендә аның тәҗрибәле, белемле җитәкчесе Рәис Галимуллин зур тырышлык куя. Элегрәк районда күпме хезмәт коллективы акрынлап таралды. Ә “Ремтехсервис” күпкырлы эшчәнлеген уңышлы гына дәвам итә бирә.

   Быел уракка әлеге коллектив комбайнчылары Көньяк Әлки территориаль идарәсеннән башлаганнар иде. Бу көннәрдә без аларны Көньяк–Көнчыгыш идарәсе кырларында очраттык.

   Комбайннары чит илдә җитештерелгән, аларны сезонга хәзерләү тагын авырга туры килгән. Бердән запчастьләргә – кытлык туган. Тапканнарын да алдагы елдан бермә-бер артык бәягә сатып алганнар. Ни генә булмасын егетләр урак башланганчы биш комбайнны да әйбәтләп ремонтларга өлгерәләр.

   22 ел дәвамында бер комбайнда эшләүче егетләр олы хөрмәткә лаек. Алар кыйммәтле техниканы сакчыл карап, белеп эш итәләр. Нәкъ шундый механизаторладан Фәрит Гәрәев,Рәшит Хәмәтҗанов ( лаеклы ялга булса да урак өстендә ярдәмгә килә), Әхәт Хәмәтшин, Илсур Садриев санала. Илсур исә ике ел элек гаиләсе белән яшәргә  Түбән Кама шәһәренә киткән. Менә ике ел инде ул андагы эш урыныннан сорап урып – җыю эшләрендә катнашырга районга кайта.

   Без егетләр белән басуда очрашканда Әхәт Хәмәтшинның туган көне иде. 61 яшьне тутырган механизатордан ничек бәйрәм итәргә җыенуын сорадым7

– Урак вакытында туган көн дә, башка бәйрәмдә юк. Көннәре әнә ничек матур тора, шуңа шатланып эшләргә кирәк,–диде дә янәшәсендәге яшь хезмәттәше Риназ Садриевның җилкәсенә  кагып куйды. Янәсе киләчәктә сезгә дә шуны белеп эшләргә кирәк.

    Әйе, Риназ әле алар белән кырга икенче сезон гына чыккан. Әмма, егетнең нияте җитди, эш өчен янып торганы күренә.

  “ Ремтехсервис” комбайнчылары белән бергә Норлат егете Рәшит Галиуллин да эшли. Ул кырдан икмәкне элеваторга ташып тора. Дөрес, аңа ярдәмгә тагын берничә КамАз беркетелә. Чөнки бу комбайннарның суктырган икмәген ташып өлгерер өчен байтак йөк машинасы кирәк.

   Алдагы елларда егетләр күбрәк чит республика, районнарга урып-җыю эшләрендә булыша иделәр. Быел “Востокзернопродукт” җәмгыяте белән кара көзгә чаклы эшләргә җыеналар. Бөртеклеләр уңышы төгәлләнгәч, көнбагыш, кукуруз урагы башлана әле.

   Комбайннар кая гына эшләсәләр дә алар янында транспорт буенча предприятие җитәкчесе урынбасары Рәис Хәлиуллинны күрәбез.Ул егетләр кырда ватылуларсыз, туктамыйча эшләсеннәр өчен бар нәрсәне алдан кайгыртып эшли торган белгеч.

   Әле районда урак эшләре шактый дәвам итәчәк. Без “карт” комбайннарны төзек эшләтүче егетләргә алга таба да уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев