Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ремтехсервис»тагы 22 еллык «Нью Холланд» лар бүген дә уракта җир җимертеп эшлиләр

2000 елда районга сары төстә, Германиядә җитештерелгән беренче чит ил комбайннары кайтты.

 

Бу ул вакыттагы  “Дон” нар белән чагыштырганда, җир белән күк аермасы сыман техника иде. “Кабинасында кондиционерга кадәр бар икән“ дип, ул комбайннар турында тел шартлатып сөйләгәннәре хәзер дә хәтеремдә. 
Шөкер, ышанычлы техникага бик оста механизаторлар беркетелгән булган. Биш комбайнның дүртесендә бүген дә шул ук комбайнчылар эшли. 
Түбән Әлкидәге “Ремтехсервис” предприятиесе – транспорт хезмәте күрсәтүче оешма. Игеннәрне урып-җыю эше башлангач, алар  килешүләр нигезендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәмгә киләләр. Шулай ук предприятие йөк ташу хезмәте күрсәтә. Басуларга известь кертү кебек мөһим хезмәтләрне дә алар башкара. Өч дистә кешесе булган бу коллектив күп еллардан бирле районда тотрыклы гына эшли. Билгеле, предприятиенең уңышлы эшләвендә аның тәҗрибәле, белемле җитәкчесе Рәис Галимуллинның да тырышлыгы зур. Элегрәк районда күпме хезмәт коллективлары акрынлап таралды. Ә “Ремтехсервис” күпкырлы эшчәнлеген уңышлы гына дәвам итә бирә. 
Быел әлеге коллектив комбайнчылары урак эшен “Көньяк Әлки“ территориаль идарәсеннән башлаганнар иде. Бу көннәрдә без аларны “Көньяк-Көнчыгыш“ идарәсе кырларында очраттык. 
Комбайннары чит илдә җитештерелгән, аларны сезонга хәзерләү авырга туры килгән. Бердән, запчастьләргә  кытлык туган. Тапканнарын да алдагы елдан бермә-бер артык бәягә сатып алганнар. Ни генә булмасын, егетләр урак башланганчы биш комбайнны да әйбәтләп ремонтларга өлгерәләр. 
22 ел дәвамында бер комбайнда эшләүче егетләр олы хөрмәткә лаек. Алар кыйммәтле техниканы сакчыл карап, белеп эш итәләр. Фәрит Гәрәев, Рәшит Хәмәтҗанов ( лаеклы ялга булса да урак өстендә ярдәмгә килә), Әхәт Хәмәтшин, Илсур Садриев – нәкъ шундый механизаторлар. Илсур исә ике ел элек гаиләсе белән яшәргә  Түбән Кама шәһәренә киткән. Менә ике ел инде ул андагы эш урыныннан сорап, урып-җыю эшләрендә катнашырга районга кайта. 
Без егетләр белән басуда очрашканда Әхәт Хәмәтшинның туган көне иде. 61 яшьне тутырган механизатордан ничек бәйрәм итәргә җыенуын сорадым.
– Урак вакытында туган көн дә, башка бәйрәм дә юк. Көннәре әнә ничек матур тора, шуңа шатланып эшләргә кирәк, – диде дә янәшәсендәге яшь хезмәттәше Риназ Садриевның җилкәсенә  кагып куйды. Янәсе, киләчәктә сезгә дә шуны белеп эшләргә кирәк. 
Әйе, Риназ әле алар белән кырга икенче сезон гына чыккан. Әмма егетнең нияте җитди, эш өчен янып торуы күренә.
 “Ремтехсервис” комбайнчылары белән бергә Норлат егете Рәшит Галиуллин да эшли. Ул кырдан икмәкне элеваторга ташып тора. Дөрес, аңа ярдәмгә тагын берничә “КамАЗ“ беркетелә. Чөнки бу комбайннарның суктырган икмәген ташып өлгерер өчен байтак йөк машинасы кирәк. 
Алдагы елларда егетләр күбрәк чит республика районнарына урып-җыю эшләрендә булыша иделәр. Быел “Востокзернопродукт” җәмгыяте белән кара көзгә чаклы эшләргә җыеналар. Бөртеклеләр уңышы төгәлләнгәч, көнбагыш, кукуруз урагы башлана әле. 
Комбайннар кая гына эшләсәләр дә, алар янында транспорт буенча предприятие җитәкчесе урынбасары – Рәис Хәлиуллинны күрәбез. Ул егетләр кырда ватылуларсыз, туктамыйча эшләсеннәр өчен бар нәрсәне алдан кайгыртып эшли торган белгеч.
Әле районда урак эшләре шактый дәвам итәчәк. Без “карт” комбайннарны төзек эшләтүче егетләргә алга таба да уңышлар телик. 

Today Opera OPRDesktop 28.0 core 1750.0, May 25, 2022. Active patches: 21

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев