Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салкын булсын кыш бит ул

.

Ай -яй бигрәк салкын,
Өйдә дә бик салкын бүген.
Кояш чыккан тик җылытмый,
Боз пәрдәсе каплаган әллә, зәңгәр күген.


Менә утырам әле сәйләр эчеп,
Эчкә җылы кермәсме.
Февральнең соңгы көннәре,
Мартта җылы килмәсме.

Март дисәңдә,  җылы көтсәңдә,
Шартлата әле ул март.
Күз ачмаслык бураннары белән,
Тутыра бөтен җиргә кар.

Юк табигатьне көйсез димим,
Шулай булырга тиешен беләм.
Кыш артыннан язлар килер,
Ак шомыртлары белән.

Күңелләрне җилкендереп,
Сайрар таңда кошлары.
Бик эссе булсада ярамый,
Сагынабыз аннан кышларны.

Салкын булсын шулай кирәк,
Кыш бит әле китмәгән.
Кояш диеп, чишенмәгез,
Әле язлар җитмәгән.

 

Әлфирә Гайнуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев