Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым түләү кәгазьләре килмәгән очракта нишләргә?

5 октябрьдә район мәдәният йортында салымнар мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

  Анда авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр сорауларына Федераль салым инспекциясенең Чистай районара инспекциясе хезмәткәрләре җавап бирделәр.
Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов катнашты. 
– Көз айларында халыкка узган елгы милке, җире, автомототранспорты өчен салымнар түләргә кирәк. Бу эшне озакка сузмыйча башкару мөһим. Югыйсә 1 декабрьдән һәр түләнмәгән салым өчен көн саен пеня исәпләнә башлый, – диде ул.
Киңәшмәдә районара инспекция җитәкчесе Альберт Газизов катнашты. Ул аерым категория гражданнарга салым түләгәндә нинди ташламалар булуын атады. Әйтик, пенсионерларга 6 сутый җире, бер өе, гаражы, сарае өчен салым түләү каралмаган. Ә инде җир кишәрлеге аның, әйтик, 15 сутый икән, димәк, 9 сутыена салым түләү кәгазе килә, – диде.
Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов:
– Безнең җирлектә халыкның 35 процентына гына салым түләү кәгазьләре килгән. Калганнарга нишләргә? – дип сорады.
– Салым хатлары өч төркемгә бүленеп озатыла. Әгәр дә хатлар октябрь аенда килмәсә, халыкка МФЦ, авыл җирлекләре аша, яисә шәхси кабинетларга кереп, салымны түләргә кирәк, – дип аңлатты Альберт Газизов.
– Салым түләү кәгазен алып та, еллар буе акчасын күчермәүчеләр белән   нишләргә? – дигән сорауга салым хезмәткәрләре: «Андыйларны суд юллары аша түләтү зарур. Салымнар бит ул җирле бюджетны тулыландыру өчен дә кирәк. Шуңа бурычлылар белән эш итү сорала», – дип аңлатты.
Авыл җирлекләре башлыклары салым җыюда төрле кыенлыкларга очрыйлар. Әйтик, җирлектә бөтенләй яшәмәүчеләргә салым кәгазьләре килә. Чынлыкта болар белән миграция бүлекләре шөгыльләнергә тиеш.
Киңәшмәдә, «Сатып алган тракторларны ничек салымнан азат итеп була?» – дип тә сорадылар. Салым хезмәткәрләре: «Аның өчен МФЦ аша трактор хуҗасы безгә салымнан азат итүне сорап гариза юлларга тиеш»,  – диделәр. Халыкның салымнар буенча сораулары күп булыр әле. Бу эштә авыл җирлекләре башлыклары аларның беренче ярдәмчеләре булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев