Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Шәҗәрәм” дигән конкурста катнашыгыз

Катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү учрежденияләрендә белем алучы 9,10,11 класс укучыларын “Шәҗәрәм”, дигән конкурста катнашырга чакыра.  Укучылар  теманы ихтыяри сайлап алып, нәсел агачларын сәнгати югарылыкта ясап, кичәдә кыскача аңлатмасын сөйләргә тиешләр. Катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.
 Чара Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына  багышлана. 
 Гаризалар 15 мартка  кадәр кабул ителә. “Шәҗәрәм”, дигән әдәби - ижади кичә 19 мартта, 11.00 сәгатьтә үткәрелә.

  Гаризалар кабул итү һәм әдәби - ижади кичә булачак урын : 
Татарстан, Казан шәһәре,  Н.Ершов урамы, 58 йорт     
тел: 89050209893, Флюра Абдуллина, e – mail:  fabdullina30@mail.ru
Россия кооперация университеты филиалы Казан кооператив институты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев