Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигать сынауларына әзер торыйк

​​​​​​​Февральнең беренче ункөнлегендә Татарстанда һава торышының тотрыксыз булуы фаразлана:

 кар, юеш кар явачак, һава температурасы уңай күрсәткечләргә кадәр күтәреләчәк.

Күпләп яуган һәм кыш буе тупланган кар бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Мәсәлән, биналар түбәсеннән кар һәм боз ишелеп төшү, корылмаларның, кайбер нык, ышанычлы булмаган биналарның түбәләренә җыелган кар авырлыгыннан җимерелүләре гражданнарның, оешмалар, предприятиеләрнең милкенә зур зыян салу белән тәмамлану ихтималы бар.

Боларны истә тотып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш бирә:

Бу көннәрдә сак, уяу булыгыз, балаларны контрольдә тотыгыз, елга ярларыннан, карьерлардан, таулардан кар шуып төшү куркынычы булган җирләрдә уйнауларына юл куймагыз.

Коммуналь хезмәтләр, идарәче компанияләр җитәкчеләре, бина һәм корылмалар милекчеләре, аларны үз балансларында тотучылар:

*кар ишелеп төшү куркынычы булган урыннарны тикшерергә, куркынычсызлык чараларын кулланып, түбәләрне кардан чистартырга;

*бина һәм корылмаларны даими тикшереп торырга, киң пролетлы, яссы түбәле биналарга, кешеләр күп җыелган урыннарга аеруча игътибарлы булырга;

*торак йортларның һәм административ биналарның түбәләрен, реклама конструкцияләрне, баннерларны үзвакытында кардан чистартуны тәэмин итәргә, торак пунктларга илтүче юлларны, торак йортларга сукмакларны, янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларына бару юлларын кардан даими чистартып торырга тиешләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев