Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге егете Рәзил Сафин җәй буе диярлек Казанда урам юлларын һәм тротуарларны асфальтлауда эшләде

Берәр җирдә юл төзү я ремонтлау эше башланса, иң элек ул урынга  тау-тау ком-таш ташып куела.

  Ә ул тауларны Рәзил Сафин кебек егетләр “КамАЗ” автомобильләре белән күчерәләр.

Рәзил Ташбилге егете. Яшьлек хыялы белән ул башта Казан елга техникумына укырга керә. Су өсте кранчысы булырга әзерләнә. Һөнәрне үзләштерә, тик бу эшкә күңеле ятмый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, туган якта төпләнергә дигән ныклы карарга килә.
Берникадәр вакыт автомобильдә йөреп тәҗрибә туплагач, Рәзил “Алексеевскдорстрой”ның  район участогына эшкә килә.  Егеткә башта искерәк “КамАЗ” биреп, сынап карыйлар. Рәзил үзенең төпле, булдыклы шофер икәнлеген раслагач, аңа авыр йөкләр  ташучы  яңа “КамАЗ” машинасын ышанып тапшыралар. 
Бу көннәрдә Рәзил Сафин шул машинасында материаллар ташу белән мәшгуль. 
–Рәзил җәй буе диярлек Казанда урам юлларын һәм тротуарларны асфальтлауда эшләде быел. Бик тырыш, уңган шофер ул безнең,–дип мактап алды аны җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин.
–Безнең коллектив  бик әйбәт, бердәм.  Шоферлар Фирдүс Сөнәгатуллин, Идел Шәйхетдинов, Руслан Мифтахов белән ярдәмләшеп эшлибез. Җитәкчеләр дә эшләгән кешене күрәләр, бәялиләр. Мин айга 50 мең сумнан да ким хезмәт хакы алмыйм. Әле өйләнмәгән булсам да, әкренләп Ташбилгедә өй өлгертеп киләм. Әти-әни дә бик булышалар инде. Минем авылда калуыма да шатланалар,–дип сөйли Рәзил. 
–Өй өлгерә икән, димәк, тиздән өйләнеп тә җибәрерсең.
–Әйе, андый уйларым бар.
–Рәзил, еш кына яшьләр авызыннан “авылда эш юк” дигән сүз ишетергә туры килә. Син аларга нәрсә әйтер идең?
–Белмим, авылда ничек эш юк икән. Менә безнең коллективка да бик еш шоферлар, тракторчылар кирәк була. Эшлим дигән кешегә авылда үз урынын табарга мөмкинлекләр җитәрлек, дип уйлыйм,–ди яшь шофер.
Еш кына Рәзил шикелле авыл тормышына ябышып яткан тырыш егетләрне күрәсең дә “безнең якларның киләчәге ышанычлы кулларда” дип сөенеп куясың. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев