Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде

Татарстанда 15 апрельдән 12 майга чаклы янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу вакытта кайбер чикләүләр кулланыла дигән сүз. Чикләүләргә колак салмаучыларны штрафка тартырга мөмкиннәр.


Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы янгынга  каршы махсус режим кертелүгә багышланган иде. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов алып барды. Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, кайбер учреждение, предприятие вәкилләре катнашты. Әлки һәм Спас районнарның янгын күзәтчелек буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов чыгышыннан аңлашылганча, ут-күз чыгуга сәбәпче булып күп очракта кешеләр тора. Узган елгы һәм быелгы янгын чыгу очраклары анализы күрсәткәнчә,  кешеләр урманга чыгып, ачык утта ризык хәзерлиләр, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге калдыралар, кипкән үләнне, саламны ягдыру очраклары да була икән.
Рәдис Инсапов янгыннар шулай ук кеше яшәгән йортларда да күп булуын әйтте. Шәхси хуҗалыкларда янгын электр үткәргечләрнең кыска ялганышыннан, мунча мичләре төзексез булудан күп чыккан.

Янгын башланган вакытта сүндерү ансатрак, ди чыгыш ясаучы. Бу җәхәттән аларга авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сүндерү дружиналары нык ярдәм итә икән. Аларның берничәсе янгын сүндерү машинасы белән тәэмин ителгән. Соңгы елларда ул машиналарның күбесен төзекләндерәләр.  Бары Сиктермәдәге һәм Түбән Әлкидәге янгын сүндерү автомобильләрен ремонтлыйсы калган. Руслан Морадымов, кыска вакыт эчендә аларын да көйләп чыгарга күрсәтмә бирде.

Әлки урманчылыгы җитәкчесе Евгений Мулинов урманнарны янгыннан саклау буенча  башкарылган хезмәтләре һәм алга таба бу юнәлештә эшләнәсе планнары белән таныштырды.  Райондагы һәр урманчылыкта янгынга каршы көрәш буенча җихазлар булдырылган. Хәзерге вакытта урман кырыйларын, ут күчмәсен өчен сукалау эшләре башкарыла. Урманнарга транспорт белән керү тыелган чорда кизү торулар оештырылган.
Утырышты урманга орынып диярлек урнашкан авыллары булган җирлек башлыклары  чыгыш ясады. Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина Яңа Әнҗерә поселогы тирәсе янгынга киртә ясап сукалаттырган икән. Иске Матак авыл җирлеге ашлыгы Ольга Гуляева шундый ук эшләрне Яңа Сиктермә авылында башкаруын әйтте. 

Руслан Морадымов һәр авылда транспортка тага торган цистерна булдырып аны запас су тутырып тоту бурычын куйды. Ут-күз чыга калса җаваплы кеше бу прицепны бәла чыккан урынга алып барырга тиеш. 

Район янгын сүндерү часте җитәкчесе Александр Колос һәр авылда башнялардан, сулыклардан су алу җайланмаларын  булдыруны сорады.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев