Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Биктимер авылында мәчет ачу тантанасы булды. ФОТО

Узган пәнҗешәмбе – 12 июльдә Түбән Биктимер авылында мәчет ачу тантанасы булды.

 

 

  Кышын янып киткән мәчет урынына биредә халык ярдәме, район җитәкчелеге булышлыгы белән кыска вакыт эчендә яңасы төзелде.

 

 Бу шатлыклы ва­кыйгада катнашырга Түбән Биктимергә бик күп кунаклар кайткан иде. Авыл­да мәчет ачылу – күренекле һәм истәлекле хәл шул.

Тантана район и м а м - м ө х т ә с и б е Ирек хәзрәт Сәлахиевнең та­выш көчәйткеч аша Коръән сүрәләре укуы белән башланды.

– Яңа мәчет тиз арада төзелде. Аллаһ йортын коруда беренчеләрдән бу­лып район башлыгы Александр Никошин ярдәм кулы сузды. Аннан “Алексеевск­дорстрой” җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, “Мост­строй” җитәкчесе Рөстәм Вәлиев зур бу­лышлык күрсәттеләр. Гомумән, мәчет төзелешенә авыл кешеләренең, рай­он халкының, читтә яшәүче якташларыбызның ярдәме зур булды. Аларның һәркайсына олуг рәхмәт һәм бәрәкәтле тормыш насыйп булсын, – диде Ирек хәзрәт.

Район башлыгы Александр Никошин да халык алдында чыгыш ясады:

– Түбән Биктимер авылында 44 йорт бар. Инде менә ир­кен, матур мәчет тә калкып чыкты. Элек­ке мәчет янгач, мин биредәге халыкны кайгырмаска, борчы­лмаска өндәгән идем. Зыян күргән дин йор­ты урынына яңасын төзербез, дидем. Һәм менә без аны ачу тан­танасына җыелдык. Мәчет авылда бик кирәк. Өлкән буын анда намазга йөри, гаетләрдә бигрәк күп халык җыела. Яшьләргә әхлак тәрбиясе бирүдә дә мәчетнең роле бик зур. Мин барыгызны да бүгенге шатлыклы вакыйга белән кот­лыйм, – диде район җитәкчесе.

Түбән Бикти­мер авылы имамы Ришат Шәяхмәтов мәчет төзелешендә хезмәт куйган­нарга рәхмәтләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Аннан бар халык мәчеткә чакырыл­ды. Биредә берен­че тәкъбир әйтелде, азан яңгырады, на­маз укылды. Дин йорты бусагасын ат­лап кергән һәркем мәчетнең гомере озын булуын, авылга иман нуры иңдереп торуын теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев